РИИда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында ачык лекция узды

07 сентябрь 2018 ел 17:22
РИИда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында ачык лекция узды

Татарстанның мөселман уку йортларында “Экстремизмга – юк” декадасы кысаларында ачык дәресләр оештырыла. Иң зур ачык дәресләрнең берсе бүген Россия ислам институтының актлар залында уздырылды. Лекцияне РИИның дини фәннәр кафедрасы доценты Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһавиев укыды. Дәрес темасы “Мөселман мохитендә радикальләшү сәбәпләре теология күзлеге аша” дип билгеләнгән иде. Очрашуда РИИ һәм КИУның көндезге бүлегендә укучы 60лап студент катнашты.

Сәет хәзрәт Шәһавиев сүзләренчә, ислам дине экстремизм һәм радикализм чагылышларын  кискен тәнкыйтьли. Дәлил рәвешендә ул «Бәкара» сүрәсенең 256нчы аятен китерде: «Ислада дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидеґәт, хорафәт юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһудан башканы Иләһе тотуны инкяр итеп, Аллаһуга нык ышанса һәм бидеґәт, хорафәтләрдән ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче».

«Бу аятьне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Без вәгазь сөйли, исламның төп кыйммәтләре турында җиткерә алабыз, әмма кемнедер динебезне кабул итәргә мәҗбүриләргә хокукыбыз юк»,  – дип ассызыклады Сәет хәзрәт һәм ислам диненең тыныч юл белән таралуын искәртте.

Лектор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мөселман яшьләре куллары белән үзләренең икътисади, матди, сәяси проблемаларын хәл итәргә теләү яман көчләр бар. Нәкъ менә алар яшьләрнең аңы белән идарә итә.

Моннан тыш, Сәет хәзрәт исламофобия проблемасы турында да әйтеп үтте. Аның фикеренчә, мөселманнарның тискәре образын булдыруда ММЧ зур йогынты ясый.

Дәрес башында Сәет хәзрәт Шәһавиев радикализм һәм экстремизм исламда дин нигезләрен белмәүдән, исламны ялгыш аңлаудан килә дип билгеләп үтте.

— Еш кына радикаль карашлы мөселманнар үзләренең хаклы булуларын дәлилләү өчен Коръәннән аятьләрен һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен китерәләр. Әмма, ислам фәннәренә болай якын килү тамырдан дөрес түгел, – дип ассызыклады лектор. – Коръәннең контексттан тартып алынган аерым аятьләре теге яки бу сорауга тулы җавап бирергә мөмкинлек бирми. Коръәннән аять алып кына шәригать нәтиҗәләре чыгарырга ярамый. Ислам фәннәре Кәламе шәриф текстлары белән эшләгәндә аерым якын килүне, методологияне таләп итәләр. Әлеге методология мөселман галимнәре җәмгыятендә гомум кабул ителгән булып санала.

Дәрес барышында Сәид хәзрәт шулай ук еш кына радикаль мөселманнар дәлил сыйфатында китерә торган төп аятьләр темасына да кагылып үтте. Ул әлеге аятьләрне турыдан-туры мәгънәдә җиткерү ялгыш нәтиҗәләргә китерә диде.

Бүген “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында тагын бер ачык дәрес Ютазы районы Урыссу бистәсендәге «Фәнис» мәдрәсәсендә узды. Мәдрәсә директоры Марат хәзрәт Мәрданшин экстремизмның яшьләр мохитенә йогынтысы турында лекция укыды. Моннан тыш, Ютазы районнары мәчетләрендә экстремизм турында вәгазьләр сөйләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана