Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды

08 сентябрь 2018 ел 16:18
Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрнең төп сәбәбе – Акбаш авылында яңа мәчет ачылу. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга бәйрәм тантанасына район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шәех Абдурразак Ас-Саади, шулай ук якын-тирә районнардан имамнар һәм мөхтәсибләр килде.

 «Сәхаветдин» мәчете Акбаш авылында туып-үскән мәгърифәтче, шагыйрь, мөгаллим Сәхаветдин Миннекәев (Сәхәү Миңлекәй) хөрмәтенә төзелгән һәм аның исеме белән аталган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Акбашта беренче мәчет 1808 елда төзелгән, 1867 елда – икенчесе, 1915 елда – өченчесе. «Сәхаветдин» мәчете – бүгенге көндә Ютазы районындагы унөченче мәчет.

Мәчетне ачу тантанасы Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Чарада мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул мәчетне төзүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерде. Авыл халкына котлау сүзләре һәм вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Үзенең кыска гына вәгазендә ул Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисен китерде: «Аллаһы Тәгалә өчен мәчет төзеткән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр». Мөфти рухи-әхлакый кыйммәтләргә кире кайтырга, тәкәбберлектән баш тартып, Пәйгамбәребез (с.г.в) сөннәте буенча яшәргә чакырды. «Пәйгамбәребез юлына кайтсак кына без бәхеткә һәм иминлеккә ирешербез», – дип билгеләп үтте хәзрәт.

Шуннан соң тантана лента кисү белән дәвам итте. Мөхтәрәм кунаклар һәм имамнар намаз уку өчен мәчеткә керде. Беренче намазны Татарстан мөфтие үткәрде. Шунда ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм республика мөхтәсибәтләре эшчәнлеге кысаларында борчыган мәсьәләләр һәм сораулар буенча фикер алышу булды.

Мәчетне ачу тантанасы төгәлләнгәннән соң, мөфти хәзрәтләре «Фәнис» мәдрәсәсендә булды, биредәге уку барышы белән танышты һәм шәкертләр белән очрашты.

Шәкертләр Татарстан мөселманнары башлыгы вәгазен тыңлады һәм аңа үзләрен кызыксындырган сораулары, шулай ук тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә алды. Шәкертләр өчен лекцияне  шәех Абдурразак Ас-Саади да укыды. Моннан тыш, Камил хәзрәт Сәмигуллин Ютазы районы имам-мөхтәсибе, ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин белән мөхтәсибәтнең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алышты. Мөхтәсибәт эшчәнлеге мөфти тарафыннан югары бәяләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана