Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли

10 сентябрь 2018 ел 12:31
Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Бүген кич һиҗри исәп буенча 1440 елның мөхәррәм ае башлана. Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиешбез. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә, аны тиешенчә кадерләп булмый. Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Аның тарихы һәм мәгънәсе нинди?

«Һиҗрәт» сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм унөч ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакыра. Аны рәнҗетәләр, төрле авыр сүзләр әйтәләр, хәтта үтерергә телиләр. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, милади буенча 622 елда аның сәхабәләре Рәсүл Әкрам һәм Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк (разый Аллаһ гәнһү) Мәдинәгә күчә. Аларга ияреп, Нурлы Мәдинә җиренә башка сәхабәләр дә юл тота. Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә башлый. Мәдинә-әл-Мөнәүвәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗрәт мөселманнарга гына түгел, бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә.

Һиҗрәт – Раббыбызның олы нигъмәте ул, җаһиллектән, бозыклыктан котылу. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар.

Кәламе шәрифтә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһының хисабына күрә, айларның саны унике; аларның дүртесе сугышу хәрәм айлар булып хисаплана. Диннең дөрес хисабы шулдыр” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять).

Әһәмияте буенча Рамазаннан соң икенче урында торган Мөхәррәм аенда без татулыкка омтылырга, әхлагыңны дөресләргә тырышырга, игелекле гамәлләр кылырга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузарга тиешбез. Хак мөселман кешесе әлеге мөбарәк көннәрнең мөмкинлекләрен файдаланып калырга һәм мөмкин кадәр күбрәк саваплы гамәлләр кылырга, Аллаһы ризалыгын алырга омтылырга тиеш.

Әлеге изге мөхәррәм ае тагын шуның белән дә аерылып тора ки, анда әлеге айның унынчы көненә туры килүче Гашүрә көне бар. Гашүрә көнендә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне фиргавен һәм аның гаскәреннән коткарган. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу көнне ураза тоткан һәм аны башкаларга да киңәш иткән.

Хөрмәтле мөселманнар! Һиҗри буенча яңа 1440 ел алдыннан мин сездән узып баручы ел турында уйланырга һәм һәрвакытта да хакыйкый юлдан барырга, күңелләрдә Аллаһыга тугрылык, мәхәббәт һәм тәкъвалыгыбызны сакларга тиешбез. Яралтучыбыз республикабызга һәм барыбызга да яңа елда тынычлык, иминлек, бәрәкәт бирсен! Әмин!

Татарстан мөфтие                                                   Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана