Татарстан мөфтияте һәм «Хозур ТВ» Россиядә мөселман социаль ТВ-рекламасы киңлеген булдыра һәм үзләштерә

10 сентябрь 2018 ел 12:48
Татарстан мөфтияте һәм «Хозур ТВ» Россиядә мөселман социаль ТВ-рекламасы киңлеген булдыра һәм үзләштерә

Бүген Казанда XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телекомпаниясеннән кыска метражлы фильмнар премьерасы узды.

Презентациядә хәзерге җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләренә каршы килгән әхлакый өстенлекләре, шулай ук ислам турындагы стереотиплар темасына төшерелгән фильмнар циклыннан берничә ролик күрсәтелде. Барлыгы шундый 30 ролик төшерелгән.

Чарада Россиядә мөселман социаль телевизион рекламасының тенденцияләре, проблемалары һәм үсеш дәрәҗәсе, шулай ук аның сыйфаты, роле һәм нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар. Фикер алышуда һәм “Хозур ТВ” телекомпаниясенең кыска метражлы фильмнарын тәкъдим итүдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм әйдәп баручы мөселман блогерлары, шулай ук танылган Россия актёры, «Ласковый май», «Экипаж» һәм башка фильмнарда төшкән Сергей Романович  катнашты. Сергей Романович үзенең исламга килү һәм аны кабул итү тәбрибәсе белән уртаклашты, шулай ук иҗтимагый кыйммәтләрне формалаштыруда мөселман телевидениесенең ролен ассызыклады.

- Без үзебезнең дәгъват эшчәнлеген хәзерге заман таләпләренә һәм мөмкинлекләренә таянып камилләштерергә һәм киңәйтергә тиеш, - диде йомгаклау сүзендә мөфти хәзрәт. - Әгәр дә яшьләр мәгълүматны интернеттан алалар икән, димәк без дә бу челтәрдә эшләргә тиеш. Әгәр дә телевидение җәмгыятьтә һаман да популяр ММЧ булып кала бирә икән, без аңа сыйфатлы, эчтәлекле контент тәкъдим итәргә тиеш. Шушы роликлар дәгъват эшчәнлеген көчәйтер, дип өметләнәбез.

Социаль роликларны «Хозур ТВ» телекомпаниясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлеге кысаларында әзерләде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан өстенлекле юнәлеш дип билгеләнгән әлеге эшчәнлекне «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашыра. Татарстан мөселман өммәтенең рухи традицияләрен һәм мәдәниятен ныгыту юлында нәшрият берьюлы берничә юнәлештә эш башкара: дини әдәбият бастыру, мөфтиятнең Darul-Kutub.com электрон китапханәсен үстерү, басма, электрон, радио һәм телевизион мөселман гаммәви мәгълүмат чараларын эшләтү, интернет-проектларны гамәлгә ашыру. «Хозур» нәшрият йортының ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлегенең шактый зур өлеше интернет киңлегендә алып барыла. Islam-Today.ru порталы Россиядә иң популяр һәм абруйлы ислам яңалыклары сайтларының берсе булып тора. Статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2017 елда порталга керүчеләр саны 23 миллионга җиткән. Terrora-net.ru сайты да уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу Татарстанда дини экстремизмга кагылышлы сорауларны тулысынча колачлаган бердәнбер интернет-мәйданчык булып кала бирә.

«Хозур» нәшрият йорты социаль челтәрләрдә экстремизмны профилактикалау буенча да актив эш алып бара. Хәзерге вакытта Интернетта шундый 11 төркем эшләп килә. Аларда 1000гә якын язма дөнья күрде. Тулаем язылучыларның санын исә 1 миллионга җитте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен иң мөһим пропаганда чарасы булып «Хозур ТВ» мөселман телеканалы хезмәт итә. Ул ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм «Таттелеком» ГАҖ ярдәме белән тормышка ашырылды. Телевидение Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясендә кабельле челтәрләрдә трансляцияләнә. Телеканалның төп максаты – ислам өлкәсендә агарту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү. Хәзерге вакытта телеканалның тапшырулар челтәрендә барлыгы 1537 программа трансляцияләнә. Телеканалның YouTube-версиясендә агымдагы елда 40 миллионнан артык карау теркәлгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана