Яшел Үзәндә Казыйлар шурасы утырышы узды

10 сентябрь 2018 ел 16:29
Яшел Үзәндә Казыйлар шурасы утырышы узды

Бүген Яшел Үзәндә Казыйлар шурасының чираттагы күчмә утырышы узды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөхтәсибләр һәм имамнар катнашты.

Утырышта быел оештырылган хаҗ буенча нәтиҗәләр ясалды, бу уңайдан имамнарның һәм хаҗилар төркемнәре җитәкчеләренең теләк-тәкъдимнәре тыңланды. Билгеле булганча, быел намуссыз туроператорлар гаебе белән, акча түләп тә, хаҗга бара алмый калган мөселманнар булды. Утырышта әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелде.  

Моннан тыш, узган корбан гаете йомгаклары буенча да тәкъдимнәр җиткерелде. Шулай ук Яшел Үзән районы мөхтәсибәте эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды.

Казыйлар шурасы утырышлары ай саен уздырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана