Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты

10 сентябрь 2018 ел 18:32
Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты

Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә Казанга Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме кайтты. Аларны туганнары һәм «ДУМ РТ Хаҗ» хезмәткәрләре каршы алды. Һәр хаҗи үзе белән 5 литр Зәм-зәм суы алып кайтты, аэропортта аларга «ДУМ РТ Хаҗ»дан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган соңгы төркеме «Казаннан эконом» программасы буенча изге җирләрдә хаҗ гыйбадәтләрен үтәп кайтты. Алар «Аэрофлот» авиакомпаниясе очкычларында Казаннан  Дубайга кадәр һәм кирегә юл узды. Биредә хәләл туклану оештырылган иде. Моннан тыш, һәр хаҗига Зәм-зәм суын алып кайту уңайлы булсын өчен очкыч багажында өстәмә урын бүлеп бирелде. Дубайдан Мәккәгә алар уңайлы "Мерседес” автобусларында барды. Бу төркемне сәфәр барышында медицина хезмәткәре озатып йөрде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана