Татарстан мөфтие чит ил мөселман галимнәре белән очрашты

11 сентябрь 2018 ел 11:01
Татарстан мөфтие чит ил мөселман галимнәре белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил мөселман галимнәре – «Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу»: «Изге Коръәндә һәм Пакъ  Сөннәттә мөэмин мөселман образы» дип исемләнгән IV Халыкара ислам конференциясендә катнашучылар белән очрашты.

Конференция 12 сентябрьдә Казанда узачак. Чараны ТР Изге Коръәнне һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештыра.

Мөфтинең Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр, Һиндстан һәм Пакистан шәехләре белән очрашуында Татарстан мөфтияте белән хезмәттәшлеке ныгыту мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, мөселман мәгарифе һәм фәне юнәлешенә игътибар бирелде. Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Татарстан Республикасында ислам белем бирү системасы һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге турында сөйләде.

Ел саен уздырыла торган «Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу» дип исемләнгән халыкара конференция күренекле мөселман галимнәре тарафыннан өйрәнелгән билгеле бер темага багышлана. Быелгы конференциянең темасы Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәт буенча мөэмин мөселман образын ачуны максат итеп куя. Халыкара ислам дине галимнәре конференциясе кысаларында бу темага мөрәҗәгать итү очраклы түгел. Хәзерге вакытта дөньякүләм гаммәви мәгълүмат чараларында мөселманнарның, бигрәк тә яшь буынның, тискәре образы формалашкан. Конференциянең төп максаты –  бүгенге мөселман образына бәйле ялган стереотипларның дөреслеккә туры килмәвен ачып салу һәм уңай образ тудыру өчен мөселманнарга нишләргә кирәклеге турында киңәш-тәкъдимнәр булдыру.

Конференция эшендә дини һәм дөньяви өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр катнашачак.  Чара иртәгә  Корстонның «Пушкин» залында 10.00дә башлана.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана