«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында яшьләр волейбол һәм мини-футбол уйнады

11 сентябрь 2018 ел 16:20
«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында яшьләр волейбол һәм мини-футбол уйнады

Татарстанда игълан ителгән «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Аның кысаларында Казанда мөселман һәм православ яшьләреннән торган катнаш командалар арасында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Очрашу «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы» лозунгы белән Казанның 108нче урта мәктәбе спорт залында үтте. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Рус проваславие чиркәвенең Татарстан митрополиясе белән берлектә оештырылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда төрле дин вәкилләре арасында уртак чаралар уздыру күркәм бер гадәткә әверелде. Әлеге матч ике дин вәкилләрен дуслаштырды һәм берләштерде.

Моннан тыш, Түбән Кама мөхтәсибәте шәһәр һәм район мәчетләренә йөрүчеләр арасында мини-футбол буенча турнир уздырды. Спорт чарасы шәһәрнең М.Җәлил исемендәге 1нче гимназиясенең яңа футбол кырында үтте. Турнирда Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчете, «Нур», «Кызыл Чишмә», шулай ук  Кама Аланы һәм Шенгәлче авылы мәчетләре мәхәлләсенә йөрүчеләр катнашты. Уенда барлыгы 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә мөселман командалары арасында футбол буенча күчмә кубок Үзәк Җәмигъ мәчетеннән «Кызыл Чишмә» мәчетенә күчте. II урынга Кама Аланы мәчете, III урынга Үзәк Җәмигъ мәчете лаек булды. Кызыклы һәм ипле футбол җанатарларга да, тамашачыларга да  ошады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана