Татарстан мөфтие Халыкара ислам конференциясендә катнашты

12 сентябрь 2018 ел 13:49
Татарстан мөфтие Халыкара ислам конференциясендә катнашты

Бүген Казанда «Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу»: «Изге Коръәндә һәм Пакъ  Сөннәттә мөэмин мөселман образы» дип исемләнгән IV Халыкара ислам конференциясе уздырылды. Чараның төп максаты –  бүгенге мөэмин мөселман образын Изге Коръәндә һәм Пакъ Сөннәттә күрсәтелгәнчә ачып бирү, шулай ук  ММЧда мөселманнарның уңай образын формалыштыру механизмын булдыруга киңәш-тәкъдимнәр эшләү.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  шулай ук Россия, Сүрия, Гыйрак, Ливан, Мисыр, Һиндстан, Пакистан һәм башка илләрдән дин галимнәре, белгечләр катнашты.

 «Сөннәт белән Коръәнне аерырып карарга ярамый. Сөннәтне кире каккан кеше, Изге Коръәнне дә кире кага», - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. Мөфти киләчәктә галимнәр арасында Матуриди тәфсирләренә алынучылар булачагына өмет белдерде.  

«Матуриди тәфсиренең соңгы басмасы 17 томнан тора. Безнең арада, кулланырга җайлы булсын өчен, 3 томнан торган тәфсирләр басмасын әзерли алачак галимнәр бардыр дип өметләнәм»,  – диде Камил хәзрәт.

Конференциядә катнашучылар ММЧ аша мөселманнар турында ялган стереотиплар таралуга бәйле вазгыять, әйдәп баручы җитештерүчеләрнең кино продукцияләрендә мөселманнарның тискәре образын мәҗбүриләп тагу кампаниясе, Көнбатыш геосәясәт үзәкләренең мәнфәгатьләренә таянып эш йөрткән радикаль агымнарның җимергеч эшчәнлеге һәм мөселманнарның тискәре образын тудырудагы роле хакында фикер алыштылар.

Искәртеп үтик: чараны ТР Изге Коръәнне һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана