Яңа Чишмә һәм Буа мөхтәсибәтләрендә Корбан ашлары узды

12 сентябрь 2018 ел 12:35
Яңа Чишмә һәм Буа мөхтәсибәтләрендә Корбан ашлары узды

Кичә Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында районкүләм Корбан ашы уздырылды. Анда Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Зәй районы мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, шулай ук Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, барлык җирле үзидарәләр рәисләре, имамнар һәм мөгаллимнәр катнашты.

Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов корбанлыкны биргән Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козловка, эшмәкәрләргә, шулай ук мәҗелесне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Корбан ашында Коръән сүрәләре укылды һәм догалар кылынды, хәзрәтләр вәгазьләр сөйләде. Мәҗлестә озак еллар дәвамында Тубылгы Тау авылында имам булып хезмәт куйган Хәниф хәзрәтне 94 яшьлек туган көне белән котлап үттеләр. 

Моннан тыш, кичә Буаның яңа гына төзелеп килә торган 8нче мәчет нигезендә дә корбан ашы үткәрелде. Анда әлеге мәчет төзелешенә үз өлешен кертүчеләр, Яңа бистә халкының өлкән буыны һәм авыл имамнары катнашты.

Беренче гамәл итеп яңа мәчет нигезендә икенде намазы укылды. Намаздан соң халык әзерләнгән мул табын артында сыйланып,  хәзрәтләр сөйләгән вәгазъләрне тыңлап утырды.

Мәҗелес ахырында тәкъбир әйтелде. Мәчет имамы Шамил хәзрәт килгән кунакларга, мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтеп дога кылды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана