Кечкенә Полинага аякка басарга ярдәм итик!

12 сентябрь 2018 ел 17:30
Кечкенә Полинага аякка басарга ярдәм итик!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Искәртеп үтәбез: әлеге акция тернәкләнү курслары узучы авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Соңгы ике атнада акча биш яшьлек Тамерлан Низамиевны дәвалауга җыелды.  Сабый тумыштан бик авыр диагноз – ДЦП диагнозы белән көрәшә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 60 000 сум. Сезнең ярдәм белән кирәкле күләмдә акча җыелды һәм Тамерлан тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Хәзер исә Полина Пименованы дәвалауга акча җыю игълан ителде. 2 яшьлек кызда да ДЦП. Аның Арина исемле игезәк сыңары бар. Әниләре Эльвира, игезәкләр туасын белгәч, әлбәттә, бик сөенә, җир йөзендә аннан да бәхетле кеше булмый. Әмма яралгыларның берсе берекмәү сәбәпле, тиешле дәрәҗәдә үсеш алмый һәм ахыр чиктә икенчесе өчен донор була. Сабыйлар вакытыннан иртә туа һәм нарасыйларның берсенә – нәкъ менә Полинага табиблар ДЦП диагнозы куя. Шундый авыр диагноз белән көрәшүенә карамастан, Полина шулкадәр сөйкемле, назлы, көләч бала. Сөйләшә белмәсә дә, ул һәр нәрсәне аңлап, төшенеп тора. Полина башка балалар белән уйнарга бик ярата, тик, йөри алмау сәбәпле, әнисе ярдәменнән башка, күпвакыт моны эшли алмый. Шуңа күрә Полина даими дәвалануга мохтаҗ. Ул берничә тернәкләнү курсы узарга өлгергән, тик бу гына аз.

Дәвалану курслары нәтиҗәсендә кыз күптән түгел башын тотарга, әйләнергә, тезенә һәм терсәкләренә таянырга өйрәнгән. Бу – аның өчен бик зур алга китеш. Әмма бу күнекмәләрне ныгыту һәм дәвалану курсларын дәвам итү өчен, Полинага безнең ярдәм кирәк. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 83 850 сум. Сабыйның гаиләсе өчен бу бик зур сумма. Полинаның игезәге Аринаның да неврология буенча проблемалары бар, ул да билгеле бер дәрәҗәдә тернәкләнүгә мохтаҗ. Ә гаиләдә бары тик әти кеше генә эшли.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Мөхәррәм аенда кылган игелекле гамәлләрнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттырып бирә. Әгәр сезнең изге айда игелек кыласагыз һәм Полинага авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана