Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыела

14 сентябрь 2018 ел 15:43
Казан мәчетләрендә мохтаҗларга әйберләр һәм азык-төлек җыела

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы социаль проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү буенча «Приют» пункты өчен Казан мәчетләрендә кием-салым, азык-төлек, савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар җыюны күз уңында тота. Җомга вәгазьләрендә башкала имамнары мәхәлләләр халкына бу хакта игълан ясады.

Олылар һәм балалар өчен кием-салым, озак бозылмый торган азык-төлек (тоз, шикәр, ярмалар, консервалар һ.б.лар), савыт-саба, уенчыклар, көнкүреш химиясе товарлары башкаланың түбәндәге мәчетләрендә кабул ителә:

Кабан арты мәчете (Һ.Такташ урамы, 26)

Гаилә (Җ.Фәйзи урамы, 2)

Ярдәм (Серов урамы, 4а)

Нур-әл-Ислам (М.Бигиев урамы, 36/56)

Казан Нуры (Ф.Әмирхан урамы, 3, корп.2)

Фатиха (Кадышево бистәсе, Р.Зорге урамы, 2а)

Өмет (Борисоглебский бистәсе, Мәктәп урамы, 4а)

Салихҗан (Бестужев урамы, 66а).

Моннан тыш, кирәк-яракларны тәүлек әйләнәсе эшли торган «Приют» ярдәм пунктына да (Б.Шаһиди урамы, 26нчы йорт) китерергә мөмкин.  Белешмә өчен телефон: 8(843) 216-44-01.

«Приют» мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү пункты «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация» үзәге тарафыннан оештырылды. Биредә хәерче һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр өчен бушлай кайнар аш белән туклану, аларны кием-салым белән тәэмин итү каралган, шулай ук куну һәм юыну өчен шартлар булдырылган. Моннан тыш, мохтаҗларга телефон элемтәсеннән файдалану, эшкә урнашу, югалган документларны торгызуда ярдәм итү, юридик консультацияләр, медицина һ.б. хезмәтләр күрсәтелә. Ярдәм аз керемле гаиләләргә, наркомания һәм алкоголизм чирләреннән интегүчеләргә дә күрсәтелә. Шуны да билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәте мохтаҗларны корбанлыклар белән тәэмин итеп тә әлеге социаль проектны тормышка ашыруга үз өлешен кертә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана