Карачай-Черкесск башлыгы Татарстан мөфтиенә конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

15 сентябрь 2018 ел 12:59
Карачай-Черкесск башлыгы Татарстан мөфтиенә конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Черкесск шәһәренә килде. Биредә «Хәзерге заманда ислам дине рухи кыйммәтләренең роле һәм урыны» дип исемләнгән халыкара конференция уза. Дин әһелләре форумы Төньяк Кавказ территорисендә эшләп килүче мөфтиятләрне ирекле нигездә берләштергән Үзәкләшкән дини оешма – Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге оешуга 20 ел тулу уңаеннан узды. Әлеге Координацион үзәкнең рәисе рәисе – Карачай-Черкесск Республикасы мөфтие Исмаил хәзрәт Бердыев.

Конференция эшендә Карачай-Черкесск Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Кавказ мөселманнары башлыгы Аллахшукюр Пашазаде, Төркия диянаты рәисенең беренче урынбасары Сәлим Аргун һ.б.лар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Конференция кысаларында аңа төбәк башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Рәшид Бориспиевич Темрезов имзалаган әлеге документта Камил хәзрәтнең «исламның традицион кыйммәтләрен саклау процессына һәм Төньяк Кавказда конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән зур өлеше» билгеләп үтелә.

Сәламләү сүзендә Татарстан мөфтие Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәген республикабыз мөселманнары исеменнән котлады.

«Россия мөселман оешмалары үзара нәтиҗәле эшләсен өчен аларны бер структурага берләштерү мәҗбүри түгел. Безнең рухи яктан бердәм булуыбыз күпкә мөһимрәк. Фикер каршылыгы булырга мөмкин, алар һәр гаиләдә була, әмма моның өчен рухи бәйләнешләрне өзәргә кирәкми. Коръәндә динсез кешеләрнең Кагъбә янына килеп: «Әй, Аллаһ! Мөхәммәднең тәгълиматлары синнән килгән хакыйкать булса, безнең өстебезгә таш яңгыр кой яки безне газаплы җәзага тарт!»  – дип әйтүе хакында аять бар. Ягъни кешеләр хакыйкатьне аңлап та, аны кабул итәргә теләми. Аларга үз хакыйкатьләре кирәк була. Тәкәбберлек туганлыгыбызны җимерә. Аллаһы Тәгалә безне тәкәбберлектән ерак итсә иде», – диде Камил хәзрәт.

Ул Координацион үзәккә Россиядә исламны үстерү эшендә уңышлар теләде һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Коръәннең соңгы басмасын бүләк итте.

Карачай-Черкесск Республикасына сәфәр кысаларында Татарстан мөфтиенең РФ Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты башлыгы урынбасары белән аерым эшлекле очрашуы да узды. Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Алмаз Равил улы Фәйзуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төрле юнәлешләре һәм Россиядә, Татарстанда дини өлкәдәге гомуми вазгыять турында фикер алышты.

РФ Президенты Администрациясе вәкиле мөфтиятнең экстремизмга каршы эшчәнлеген һәм мәгърифәтчелек өлкәсендәге инициативаларын югары бәяләде һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана