Татарстан мөфтие Карачай-Черкесск мәдрәсәсендә булды

16 сентябрь 2018 ел 10:09
Татарстан мөфтие Карачай-Черкесск мәдрәсәсендә булды

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Карачай-Черкесск республикасына үзенең эш сәфәрен дәвам итә. Алар биредә әлеге төбәктәге бердәнбер мәдрәсәдә булдылар һәм аның эшчәнлеге белән таныштылар.

Карачай-Черкесск Республикасы мәдрәсә-интернаты 2011 елда оешкан. Мәдрәсәнең директоры – Карачай-Черкесск Республикасы мөфтие урынбасары Мөхәммәд хаҗи Эркенов. Мәдрәсәдә алтмышка якын кеше тәрбияләнә, алар тәүлек әйләнәсе мәдрәсәдә булалар һәм өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәләр. Балалар өйләгә кадәр гомум белем бирү мәктәбендә булалар, ә мәктәптән соң алар мәдрәсәгә кайталар, аларга өй эшләрен эшләргә ярдәм итәләр һәм дин нигезләренә өйрәтәләр. Мәдрәсәдә шулай ук имам-хатыйб һәм Коръән-хафизлар төркемнәре бар, биредә иртәдән кичкә кадәр шәкертләр дәрес ала.

Мәдрәсәдә Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин шәкертләр белән очрашты. Мөфти аларга гыйлем алуның әһәмияте һәм галимнәрне хөрмәтләү турында вәгазь сөйләде. Рәфикъ хәзрәт үз чиратында аларга Болгар ислам академиясе турында сөйләде.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 9 мәдрәсә, Казан ислам университеты, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшли. Быел имам-мөхтәсибләр башлангычы белән Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионаты, ә Әлмәттә “Нур” татар мәктәбе ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана