Бөгелмә мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

18 сентябрь 2018 ел 09:18
Бөгелмә мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәте бүлекләре җитәкчеләре һәм имамнар катнашында җыелыш уздырылды. Анда мәчетләр каршындагы курсларда имамнарны, мәхәллә халкын, балаларны ислам нигезләренә өйрәтү мәсьәләсе каралды. Җыелышта Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм район имамнары катнашты.

Чара Изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Рамил хәзрәт Хөснетдинов белем алуның, ислам нигезләренә өйрәтүнең әһәмияте һәм кыйммәте турында сөйләде. Җыелышта имамнар тарафыннан Гошер сәдакасын җыю турында карар кабул ителде.

Шулай ук чара барышында агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышу булды, шәһәрдә һәм районда ислам нигезләренә өйрәтү курсларын оештыру уңаеннан имамнарның киңәш-тәкъдимнәре тыңланды.

Җыелыш ахырында Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте эшчәнлеген югары бәяләде, катнашучыларга нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана