Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Гашура көне белән котлавы

19 сентябрь 2018 ел 09:11
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Гашура көне белән котлавы

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез!

Мөхәррәм аеның 10 нчы көнендә, ә Милади календаре буенча 20 сентябрьдә мөселманнар өчен мөбарәк көннәрнең берсе – Гашура җитә.

Гашура – әһәмиятле, тарихи, сөенечле вакыйгаларга бай булган көн. Шуларның аеруча мөһим булганнары пәйгамбәрләр белән бәйле: Аллаһы Тәгалә аларны Үзенең рәхим-шәфкате белән бик күп бәла-казалардан нәкъ Гашура көнендә коткара.

Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәсәллам Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдиләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдиләр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне зурлап ураза тотабыз”, – дип җавап биргәннәр. Шуннан соң пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәллам үзенең өммәтен дә бу көндә ураза тотарга өндәгән. Аннан: “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Мин сезне бу көнне ураза тотарга, Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, мохтаҗларга сәдакалар өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана