Зыялылар Вәлиулла хәзрәтне искә алды

20 сентябрь 2018 ел 13:48
Зыялылар Вәлиулла хәзрәтне искә алды

Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә VII Якупов укулары үтте. Мәшһүр дин әһеле дөньяга килгән  сентябрь аенда Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман зыялыларының Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алулары матур традициягә әверелде. Быелгы укуларда катнашучылар да аның күпкырлы эшчәнлеген барлады, мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юллары хакында фикерләште, дин, милләт өчен җан аткан шәхеснең ватанпәрвәрлегенә, кыюлыгына, ару-талуны белмичә фидакарьләрчә хезмәт итүенә соклануларын белдерде. Җиденче тапкыр үткәрелгән укуларда Татарстан дини уку йортларының алдынгы шәкертләренә республикабыз мөфтиенең махсус стипендиясен тапшыру һәм Вәлиулла хәзрәт үзе нигез салган “Таян Аллага!” әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләп үтү нур өстенә нур булды. Исегезгә төшерәбез, быелның 4 сентябрендә В.Якуповның тууына 55 ел тулды.

Конференция эшендә Валиулла хәзрәтнең хезмәттәшләре, дуслары, остазлары, шәкертләре, фикердәшләре катнашты. Араларында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасарлары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Наил хәзрәт Яруллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы Президенты эчке сәясәт департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе белгече Айнур Солтанов бар иде.

Конференция Коръән укып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына дога кылудан башланды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөдире урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укуларны ачып җибәрде һәм аны алып барды: “Вәлиулла хәзрәт кебек атаклы, зыялы, милләтпәрвәр шәхесләребезне киләчәк буыннар танысын, белсен, хөрмәтләсен өчен, шәкертләребезнең аңына сеңдерергә кирәк. Шул максаттан, бүген мәдрәсәбез укучылары һәм республикабызның алдынгы шәкертләре катнашында үз эшчәнлеген Вәлиулла хәзрәт тырышлыгы белән башлап җибәргән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә җыелдык. Аллаһы Тәгалә эшләребезне күркәм кылсын, динебез юлында армый-талмый хезмәт итәргә язсын”, – дип теләкләрен җиткерде һәм чыгыш ясар өчен сүзне В.Якупов белән озак еллар хезмәт иткән, хәзер Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары булып эшләүче Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга бирде. Ул үз чиратында Вәлиулла хәзрәтнең бик авыр чорда эшләвен ассызыклады, милли үзаң уянган чорда дингә кереп китүдә милли аңның зур йогынты ясавы турында әйтте.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Минем динле аңымны ныгытырга “Мең дә бер кичә китабы” ярдәм итте. Вәлиулла хәзрәт белән очрашып сөйләшкәч, шунысы мәгълүм булды: ул әлеге китапта ничек дога кылырга дигән урыннарны дәфтәренә язып барган икән” – дип үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Шулай ук: “Вәлиулла хәзрәт белән кая гына барсак та, иң беренче китап кибетенә керә иде. Бик киңкырлы шәхес иде. Вакытның кадеренә бик зур әһәмият бирде, хәтта бер караган фильмны ике тапкыр карау вакытны әрәм итү дип әйтә иде. Безгә мәчет ачарга килгәч: “Күп мәчетләр ачканым булды, ләкин бу кадәр күп баланың мәчеткә йөргәнен күргәнем юк” дип әйткәне истә. Ул күп эштә юл ярып йөрүче, әйдәп баручы”, – дип өстәде.

Быелгы укуларда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең нәсыйхәт, киңәшләрен бирде. “Вәлиулла туганыбызны ел саен искә алу бик тә кирәк. Милләтпәрвәр, динипәрвәр егетләребез онытылырга тиеш түгел. Аларның эшләре дәвам итәргә тиеш. Һәрвакытта да ярыш, көрәш дигән әйбер кешене ныгыта, зурлый”, – дип белдерде.

“Таян Аллага” конкурсының жюри җитәкчесе Рафилә Гыймазова иҗади эшләргә күзәтү ясады. “Быелгы конкурска беренчеләрдән булып пьеса килде. Тагын бер сөенечле күренеш: өченче ел Гран-при алган Гөлүсә Батталова Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Киләчәктә дә җиңүчеләрнең профессиональ язучылар булып китүенә өметләнәбез”, – диде һәм конкурс эшләре буенча махсус сайт булдыру тәкъдимен җиткерде.

ТР Президенты Аппараты вәкиле Айнур Солтанов киләчәктә Вәлиулла хәзрәтнең тулы хезмәтләре җыелмасыннан торган китап чыгару тәкъдимен җиткерде.

Фәнни-гамәли конференциядә «Таян Аллага!» әдәби конкурсы җиңүчеләрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде. Быелгы конкурста төп җиңүче булып Алинә Бикмуллина танылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана