Татарстан мөфтие рәсми сәфәр белән – Дагыстанда

20 сентябрь 2018 ел 13:32
Татарстан мөфтие рәсми сәфәр белән – Дагыстанда

Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы рәсми эш сәфәре белән Дагыстанга килде. Биредә бүген “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” дип исемләнгән Россиякүләм дини конференция ачыла. Аны Дагыстан Республикасының дини оешмалар белән хезмәттәшлек, вөҗдан иреге буенча комитет һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте оештыра.

Конференция 2018-2020 елларга “Дагыстан Республикасында террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы программасы”н тормышка ашыру кысаларында үткәрелә һәм экстремизм идеологиясе таралуны профилактикалау мәсьәләләренә багышлана. Әлеге чарада Россиянең һәм чит илләрнең күренекле мөселман дин эшлеклеләре һәм дин галимнәре катнаша. Алар арасында шулай ук – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ул “Яшьләрнең радикаль агымнарга бирелү сәбәпләре һәм факторлары” секциясендә чыгыш ясады. “Әлбәттә, аның төп сәбәбе булып халыкның дини яктан грамотасыз булуы сәбәп булып тора. Әлеге чиккә бирелүнең тагын бер ягы – дини фанатизм. Кызганыч ки, яшьләр һәрвакытта да белемнәрне ышанычлы һәм дөрес чыганаклардан үзләштермиләр. Шул белемнәрне сеңдереп, яшьләр аның белән гомер буе яшиләр”, – дип билгеләп узды Камил хәзрәт. Тулаем алганда, җәмгыятьтә дини мәгърифәтчелек үсеше темасы конференциядә кызып җеп булып уза. Конференция үз эшен иртәгә дәвам итә.

Моннан тыш, бүген Махачкалада  мөфти Дагыстан дәүләт университеты ректоры белән очрашты. Сөйләшүләр барышында Камил хәзрәт һәм Муртазали Рабаданов Дагыстан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Үз эшчәнлегендә университет студентлар мохитендә экстремизм күренешләрен профилактикалауга зур игътибар бирә. Очрашу ахырында Муртазали Хулатаевич Татарстан мөфтиенә Коръәннең М.-Н.О.Османов тәрҗемәсендәге басмасын бүләк итте, үз чиратында, Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган “Казан басма”сын бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана