“Йомшак кызга” мәктәпкә барыр өчен мускулларын ныгытырга кирәк!

21 сентябрь 2018 ел 09:28
“Йомшак кызга” мәктәпкә барыр өчен мускулларын ныгытырга кирәк!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция тернәкләнүгә мохтаҗ авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Узган атнада 2 яшьлек Полина Пименованы дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Сабый тумыштан ДЦП белән көрәшә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 83 850 сум. Хәзерге вакытта әлеге сумманың яртысы диярлек җыелган. Шуңа күрә Полинага тернәкләнү үзәгенә ярты адым калды дисәк дә була. Сезнең ярдәм белән дәвалауга кирәкле сумма тулысынча җыелып бетәр дип ышанабыз! Сабыйга ярдәм итү өчен 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юлларга кирәк. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Бүген шушы ук хәйрия акциясе кысаларында тагын бер балага акча җыю игълан ителде. Самина Талиповага 3 яшь тә 7 ай. Саминаны «Йомшак кыз» дип йөртәләр, чөнки аның мускуллары көчсез. Табиблар сабыйга тумыштан «үзәк нерв системасы зарарлануы» дигән авыр диагноз куйганнар. Аяк һәм кул мускулларын катыра алмаганлыктан, Самина йөри алмый, тотынып кына утыра. Әнисе Римма ханым Самина мәктәп яшенә җиткәнче, аякка бастырырга өметләнә, чөнки баланың мәктәптә укырга акыл сәләте бар. Римма ханым Саминаны тапкан көннән алып бертуктаусыз дәвалый. Бәхеткә, уңай нәтиҗәләр дә бар. Әнисенең үзсүзлеге, үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә сабый бүген тотынып утыра ала, дүртаяклап йөри белә, кашыгын һәм каләм тота. Табиблар, мускулларын ныгыткан очракта, Саминаның аякка басарга бөтен мөмкинлекләре дә бар дип ышандыра. Иң мөһиме: шаян кызның шушы матур дөньяда башка балалар кебек уйнап-көлеп, йөгереп һәм шаярып яшәргә бик зур теләге бар.

Белеме буенча Римма ханым - шәфкать туташы, ләкин, билгеле, эшләми: бар вакытын һәм көчен сабыена багышлый. Әни кеше баласын ялгызы үстерә. Алар Түбән Камада яши, кеше фатирында түләп тора. Әти-әнисе Чирмешән районының бер авылында гомер кичерә, алар көченнән килгәнчә ярдәм итә. Әмма Чирмешәндә авыру баланы тернәкләндерү өчен шартлар юк. Ананың хәлен «кызым үз аякларында йөри башлаячак та, барыбызга да җиңелрәк булачак!» – дигән ышаныч кына җиңеләйтә. 

Бер тернәкләнү курсының бәясе – 66 300 сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Саминага ярдәм итү өчен ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына (50 сум) SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Кылган изгелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана