Галиев мәчетендә ачык лекцияләр алып барыла башлый

21 сентябрь 2018 ел 10:34
Галиев мәчетендә ачык лекцияләр алып барыла башлый

1 октябрьдән Галиев мәчетендә ислам диненең актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр циклы үз эшен башлап җибәрә. Ни өчен хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылу һәм аны саклау мөһим, исламда тарихи-мәдәни мирасның роле нинди – әлеге һәм башка сорауларга танылган белгечләр: галимнәр, остазлар, имамнар, дин эшлеклеләре җавап бирәчәк.

Шулай итеп, лекцияләр циклын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча мөдир урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ачып җибәрәчәк. Остаз һәр дүшәмбе көнне ястү намазыннан соң хәдис дәресләрен бирәчәк. Алга таба һәр сишәмбедә исламның актуаль темалары буенча лекцияләр, вәгазьләр укылачак. Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһен алып барачак. Пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана