“Хозур” нәшрият йорты Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагыйның “Дакаикуль-әхбәр” исемле китабын нәшер итте

21 сентябрь 2018 ел 11:09
“Хозур” нәшрият йорты Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагыйның “Дакаикуль-әхбәр” исемле китабын нәшер итте

“Хозур” нәшрият йорты Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагыйның “Дакаикуль-әхбәр” исемле китабын нәшер итте. Әлеге басма татар телендә һәм ул 3000 данәдә басылды.

Бу хезмәт һәркемне кызыксындырган үлем һәм ахирәт белән бәйле булган сорауларга җавап бирә. Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам хәдисләренә таянып, вәгазь-нәсыйхәтләр рәвешендә язылган әсәр адәм балаларына тормышка җитди карарга, камилләшергә, тәкъвалыгы һәм ихласлыгын арттырып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга этәргеч булып тора.

Әлеге китапны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт (Россия ислам институты); яисә www.huzurshop.ru сайтында офлайн рәвешендә заказ бирергә була.

Барлык кызыксындырган сораулар белән +7 (903) 253-45-43 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана