Мөфти Дагыстан радиосыннан чыгыш ясады

21 сентябрь 2018 ел 11:52
Мөфти Дагыстан радиосыннан чыгыш ясады

Татарстан мөфтие Махачкалада “Ватан” радиостанциясендә кунакта булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин “Есть разговор” тапшыруына әңгәмә бирде. Алар танылган дин әһеле Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән бергә бер сорауга җавап эзләде: Россия халыкларының бердәмлеген ныгыту мәсьәләсендә ислам дине нинди урын тота?

Дин әһелләре җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруда вәгазь сөйләүнең мөһимлеген белдерделәр. Дини эшчәнлектә физик яки матди күрсәткечләр булмаса да, ул билгеле бер дәрәҗәгә ия. Яхшылыкка һәм хакыйкатькә чакыручының бер сүзе өстендә уйлану – үзе казаныш булып тора.

Шулай ук менталитетта, мәдәнияттә аерымлыклар булуга да карамастан, диннең берләштерү көченә ия булуына басым ясадылар. “Безне гомумкешелек кыйммәтләре берләштерә. Әгәр һәр кеше үз өстендә эшләсә, тәкәбберлеген җиңсә, бердәмлеккә ирешербез”, – диде чыгыш ясаучылар.

“Ватан” радиостанциясе 2007 елда оешкан. Әлеге радио гомумкешелек мораль-этик һәм әхлакый кыйммәтләрен пропагандалый. Бүгенге көндә радионың тапшыруларын илебезнең төрле почмакларында тыңларга мөмкин. Аның аудиториясе – яшьләрдән алып өлкәннәргә кадәр. Радиотыңлаучылар рухи, сәяси, икътисади, социаль, мәдәни һ.б. темаларга мәгълүмат алалар. Төп басым патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелә, яшьләргә туган илеңне яратуның әһәмиятен җиткерәләр. Шулай ук радио эфиры аша тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирү оештырыла.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана