Мөфти Махачкаладагы татар ишаны исемен йөрткән мәчеттә җомга намазы үткәрде

21 сентябрь 2018 ел 14:24
Мөфти Махачкаладагы татар ишаны исемен йөрткән мәчеттә җомга намазы үткәрде

Бүген Махачкалада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар шәехе Зәйнулла Шәриф Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазы укытты. Әлеге чарада Дагыстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев, шулай ук “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” конференциясе кунаклары катнашты.

Үзенең вәгазендә Камил хәзрәт җыелган халыкка Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хикмәтле киңәшен искә төшерде: “Биш нәрсә килгәнче, биш төрле әйбернең кадерен бел”.

“Яшьлегеңнең кадерен бел картлык килгәнче. Сәламәтлегеңнең кадерен бел авыру килгәнче. Байлыгыңның кадерен бел фәкыйрьлек килгәнче. Вакытыңның кадерен бел мәшәкатьләр килгәнче. Үлемеңнән әүвәл яшәвеңнең кадерен бел”, – дип билгеләп узды Татарстан мөфтие. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге киңәшләренә аңлатма биреп, Камил хәзрәт тормыштан мисаллар китерде.
Моннан тыш, мөфти дин кардәшләребезне үзләрен “Коръәнчеләр” дип атаучылар идеяләреннән ерак торырга чакырды. Ул аңлатканча, “Коръәнчеләр” Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтен кире кагалар, ә бу исә бик куркыныч, чөнки Сөннәт безгә Кәлам Шәрифне аңларга ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, татар дин эшлеклесе хөрмәтенә төзелгән әлеге мәчет 2016 елның 1 августында ачылган иде. Аның ачылышында Татарстан мөфтиятеннән рәсми делегация катнашты.

Дагыстан Республикасына эш сәфәре барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин мәртәбәле кунак сыйфатында “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” дип исемләнгән Россиякүләм дини конференциянең пленар утырышында һәм секция эшендә катнашты.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Махачкалада “Ватан” радиостанциясендә кунакта булды. Биредә ул “Есть разговор” тапшыруына интервью бирде. Танылган дин әһеле Мөхәммәдрәсүл Саадуев белән бергә алар «Россия халыкларының бердәмлеген ныгыту мәсьәләсендә ислам дине нинди урын тота?» дигән сорауга җавап эзләде.
Кичә мөфти Дагыстан дәүләт университеты ректоры белән очрашты. Сөйләшүләр барышында Камил хәзрәт һәм Муртазали Рабаданов Дагстан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана