Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие белән очрашты

21 сентябрь 2018 ел 19:15
Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд хаҗи Абдулаев белән очрашты. Очрашуда Чечен Республикасы мөфтие Сәлах хаҗи Межиев, шулай ук “Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда диннең роле” дип исемләнгән Бөтенроссия дини конференциясендә катнашкан башка мөхтәрәм затлар, гарәп илләреннән килгән дин галимнәре катнашты. 

Камил хәзрәт Әхмәд хаҗига әлеге әһәмиятле чарага чакыру өчен рәхмәт белдерде. 

Шәех Әхмәд хаҗи Абдулаев, билгеләп узганча, Дагыстан Республикасына шундый мөхтәрәм кунакларның килүе – бик зур һәм мөһим вакыйга. Бу, һичшиксез, тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау өчен, туганлык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне ныгытуга этәргеч булачак, дип ассызыклап үтте ул. 

Моннан тыш, дин әһелләре өчен Дагыстан Республикасы мөфтияте бүлекләре буйлап экскурсия оештырылды.


 
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана