Татарстан Президенты үзенең Юлламасында “Хозур-ТВ”ны уңай бәяләде

24 сентябрь 2018 ел 13:25
Татарстан Президенты үзенең Юлламасында “Хозур-ТВ”ны уңай бәяләде

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән чыгыш ясады. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында барды, анда Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов 2018 елның уңышлы, имин һәм вакыйгаларга бай ел булуын әйтеп узды. Аерым алганда, быел Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы игълан ителүе турында искә төшерде һәм атаклы татар галиме истәлегенә һәйкәл ачылачагын хәбәр итте.

Нигездә, үзенең программа чыгышында Р.Н.Миңнеханов конфессияләр арасында бәйләнешләрнең гармониядә яшәве мәсьәләләренә игътибар бирү кирәклеген әйтте.

Дин әһелләре форумнары үткәрү, мәгълүмат-нәшрият эшчәнлеген көчәйтү, радикаль һәм экстремистик агымнарга каршы тору буенча эш алып бару турында әйтелде. Традицион дини кыйммәтләрне пропаганлалау юнәлешендә Президент шулай ук Болгар ислам академиясенең, яңа ачылган мөселман телеканалы “Хозур-ТВ”ның эшчәнлекләрен ассызыклап үтте. Р.Миңнеханов дини берләшмәләрнең социаль бурычларны хәл итүдә зур әһәмияткә ия булуларына басым ясады. Аерым алганда, Президент гаилә кыйммәтләрен саклауга тукталды. “Без үзгәрешләр заманында яшибез. Икътисад, социаль өлкә һәм тормыш рәвеше гел үзгәреп тора. Җәмгыять үсешендә төрле карашлы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең гражданлык җаваплылыгы һәм социаль бердәмлеге зур роль уйный. Бу – ил һәм республика үсеше дәрәҗәсенең әһәмиятле күрсәткече. Алга таба да иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Сүз уңаеннан, гаилә институтын ныгыту һәм үстерү Диния нәзарәтенең эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен саклап калу максатындагы чараларны мөфтиятнең Казыйлар Шурасы, Голәмәләр Шурасы, Хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Россия мөслимәләре берлеге, мәчетләр каршындагы Гаилә үзәкләре, Ышаныч телефоны хезмәте тормышка ашырып бара.

Казыйлар үзләренең иң мөһим эш юнәлешен гаилә кыйммәтләрен саклауда күрәләр. Үткән елда "Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану турында" Нигезләмәсе  эшләнде. Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы белән берлектә әзерләнгән әлеге документ хатын-кызларның хокукларын яклау һәм гаилә институтын ныгыту максатларыннан чыгып эшләнде. Моннан тыш, ТР МДН Казыйлар шурасы һәм һәр казыят каршында Гаилә мөнәсәбәтләрен саклау Комиссиясен һәм аның хакимнәре өчен хәтта махсус инструкция булдырды.

Голәмәләр шурасының эш төркеме тарафыннан шулай ук имамнар һәм казыйлар өчен никахларны теркәү һәм талак мәсьәләләре буенча кагыйдәләр җыентыгы әзерләнде һәм "Аерылышу турында эшләрне караганда казыйлар тарафыннан ислам хокукы нормаларын куллану турында" Нигезләмәсе эшләнде.

 ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең методик җитәкчелегендә Россиянең мөселман хатын-кызлары берлеге һәм хатын-кызлар эшләү бүлеге хатын-кызларны борчыган тормышчан мәсьәләләрне хәл итү буенча җитди хезмәт башкара. Монда мөрәҗәгать итеп, гаиләдә килеп туган төрле каршылыклар һәм аерылышуга нисбәтле сорауларда хатын-кызлар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында белешәләр һәм психологик ярдәм дә алалар. Берлек каршында эшләп килгән Мөслимәләрне эшкә урнаштыру Үзәгенең эшчәнлегенә дә гүзәл затлар бик мохтаҗ. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуда да Берлекнең тырышлыклары әйтеп бетергесез. “Никах ярминкәсе”, Хәләл туй ярминкәсе, ялгыз ир-атларны һәм хатын-кызларны гаилә кору максатыннан таныштыру өчен даими рәвештә төрле очрашулар оештырыла.

Татарстан Республикасы мәчетләре каршында шулай ук Гаилә үзәкләре эшләп килә. Үзәкләрдә никах укытудан тыш, никахлашырга әзерләнгән яшьләргә, яшь гаиләләргә нәсихәтләр бирү, кризистан чыгу юлларын күрсәтү, гаиләне саклап калу чараларын күрү, психологик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнәләр.

Диния Нәзраәтенең Ышаныч телефоны 2017 елда бирле эшләп килә. “Кайнар телефон линиясе” аша борчыган сорауларны шалтыратып һәркем бирә ала. Ышаныч телефоны эш көннәрендә сәг.10.00-17.00 кадәр 8(939)505 07 00 номеры буенча эшли. Сорауларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә, таркалуга таба барган гаиләләрнең теге яки бу хәлләрен дини караш күзлегеннән чыгып бәяли һәм киңәш бирә.

Социаль роликларны «Хозур ТВ» телекомпаниясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлеге кысаларында әзерли. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан өстенлекле юнәлеш дип билгеләнгән әлеге эшчәнлекне «Хозур» нәшрият йорты тормышка ашыра. Татарстан мөселман өммәтенең рухи традицияләрен һәм мәдәниятен ныгыту юлында нәшрият берьюлы берничә юнәлештә эш башкара: дини әдәбият бастыру, мөфтиятнең Darul-Kutub.com электрон китапханәсен үстерү, басма, электрон, радио һәм телевизион мөселман гаммәви мәгълүмат чараларын эшләтү, интернет-проектларны гамәлгә ашыру. «Хозур» нәшрият йортының ислам кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлегенең шактый зур өлеше интернет киңлегендә алып барыла. Islam-Today.ru порталы Россиядә иң популяр һәм абруйлы ислам яңалыклары сайтларының берсе булып тора. Статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2017 елда порталга керүчеләр саны 23 миллионга җиткән. Terrora-net.ru сайты да уңышлы эшләвен дәвам итә. Бу Татарстанда дини экстремизмга кагылышлы сорауларны тулысынча колачлаган бердәнбер интернет-мәйданчык булып кала бирә.

«Хозур» нәшрият йорты социаль челтәрләрдә экстремизмны профилактикалау буенча да актив эш алып бара. Хәзерге вакытта Интернетта шундый 11 төркем эшләп килә. Аларда 1000гә якын язма дөнья күрде. Тулаем язылучыларның санын исә 1 миллионга җитте. ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен иң мөһим пропаганда чарасы булып «Хозур ТВ» мөселман телеканалы хезмәт итә. Ул ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм «Таттелеком» ГАҖ ярдәме белән тормышка ашырылды. Телевидение Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясендә кабельле челтәрләрдә трансляцияләнә. Телеканалның төп максаты – ислам өлкәсендә агарту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү. Хәзерге вакытта телеканалның тапшырулар челтәрендә барлыгы 1537 программа трансляцияләнә. Телеканалның YouTube-версиясендә агымдагы елда 40 миллионнан артык карау теркәлгән.

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана