“Зәкят” хәйрия фонды: Самина һәм Полина тернәкләнү курсы көтә

24 сентябрь 2018 ел 16:35
“Зәкят” хәйрия фонды: Самина һәм Полина тернәкләнү курсы көтә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды дәвалауга мохтаҗ булган авыру балалар өчен “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам итә.

Ике яшьлек Полина Пименова һәм өч яшьлек Самина Талипова – тернәкләнү курсыннан бер адымда тора. Полинаны дәвалау өчен 57 мең 962 сум акча җыелды, ә Саминага – 42 мең 824 сум. Ә бу акча күп җыясы калмаган дигәнне аңлата.

Исегезгә төшерәбез, Полина Пименова берничә тернәкләнү курсы узды. Нәтиҗәләр сөендерә: күптән түгел ул башын тотарга өйрәнде, әйләнә, тезләнә ала. Полина өчен бу бик зур алга китеш. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 83 850 сум.

Самина Талипованы “йомшак кыз” дип атыйлар, чөнки аның мускуллары нык түгел. Саминаның тумыштан баш миенә зыян килгән, психик, хәрәкәт активлыгы үсешендә, сөйләмендә тоткарлану бар. Кыз йөри алмый. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 66 300 сум.

Хәзерге вакытта акча җыю дәвам итә. Кечкенә Полина Пименовага ярдәм итү өчен, САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр (50 сум) җибәрергә кирәк. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Талипова Саминага ярдәм итү өчен ЗАКЯТ сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр (50 сум) җибәрергә кирәк.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана