“Хозур” нәшрияты Йосыф Рифаиның яңа китабын нәшер итте

25 сентябрь 2018 ел 10:05
“Хозур” нәшрияты Йосыф Рифаиның яңа китабын нәшер итте

“Хозур” нәшрият йорты күренекле Күвәйт галиме Йосыф Рифаиның «Наставления братьям-ученым (алимам) из Неджда (Саудовская Аравия)» дип аталган китабын нәшер итте. Күләме ягыннан зур булмаса да, китап гаять эчтәлекле, һәркемгә аңлаешлы тел белән язылган. Галим ялгышкан голәмәләргә мөрәҗәгать итеп, аларның хаталарын күрсәтеп, аларга һәм бар мөселманнарга 56 нәсыйхәт бирә.

Й. Рифаиның әлеге хезмәте мөселманнарга туры юлдан тайпылмаска, башкаларны да хакыйкатькә өндәргә ярдәм итәр. Расүлебез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын): “Дин – ул нәсыйхәт”, – дигән. Сәхабәләре: “Кемгә карата?” – дип сораганнар. Ул: “Аллаһка, Аның китабына, Аның Расүленә, мөселманнарның җитәкчеләренә һәм гади мөселманнарга”, – дип җавап кайтарган.

Әлеге китапны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт (Россия ислам институты); яисә www.huzurshop.ru сайтында офлайн рәвешендә заказ бирергә була.

Барлык кызыксындырган сораулар белән +7 (903) 253-45-43 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Китапның бәясе 60 сум.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана