Мөфти Александр Ткаченко белән очрашты

25 сентябрь 2018 ел 16:08
Мөфти Александр Ткаченко белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, беренче балалар хосписын оештыручы, православие рухание Александр Ткаченко белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды, аерым алганда социаль проектларга тукталды. Мөфтият үз эшчәнлегендә православие һәм яһүд руханилары белән конфессияара диалог алып баруны, шулай ук мөселман өммәте мохитендә башка милли мәдәният вәкилләренә карата татулык хисләре тәрбияләүне стратегик юнәлеш итеп билгеләве турында әйтте. “Россия күп халыклар һәм дини төркемнәр өчен уртак йорт. Без бергә күпгасырлык буыннарның хикмәтен, гаделлеген һәм халыкларның рухи байлыгын туплаган бөек Россия милләтен барлыкка китерәбез”, – дип җиткерде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Очрашудан соң кунаклар Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студиясендә хәйриячелек һәм авыру балаларга ярдәм күрсәтү юлларына багышланган семинар эшендә катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана