Мөфтиятнең “Зәкят” фонды нәзер һәм гакыйка корбаннарына гаризалар кабул итә

26 сентябрь 2018 ел 15:50
Мөфтиятнең “Зәкят” фонды нәзер һәм гакыйка корбаннарына гаризалар кабул итә

Мөфтиятнең “Зәкят” фонды нәзер һәм гакыйка корбаннарына гаризалар кабул итә. Бер сарыкның бәясе биш меңнән алып 7500 сумга кадәр, әлеге бәягә малны сую, кисәкләргә бүлү һәм халыкның социаль яктан якланмаган катламнарына өләшү керә. Фонд шулай ук гошер сәдакасы кабул итә. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыкларны кулга төшерүдән алып мохтаҗ авыруларның өйләренә китереп бирүгә кадәр. Безнең квалификацияле белгечләр хәйриячеләргә корбан чалу гамәлләре, корбанның тиешле күләме һәм тере малның бәясе буенча консультацияләр бирәләр, тикшерү узган оешмалардан корбанлыклар сатып алу тәкъдимен җиткерәләр, корбан чалуга күзәтчелек итәләр, чыннан да мохтаҗ булганнарга итне өләшү җаваплылыгын үз өстенә алалар. Шулай итеп, фонд теге яки бу хәйрияче исеменнән корбан чалуның тулы циклын башкара. Фондның хезмәтләре – бушлай.

“Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән гакыйка турында сорагач, ул болай дигән: “Кемнең дә булса баласы туса һәм аларга атап корбан чалырга (нусук) теләсә, малайга ике бер төсле сарык, ә кызга бер сарык чалдырсын” (Әхмәд 2/194, Әбу Давыд 2842, ән-Нәсаи 3/884.

“Зәкят” хәйрия фонды атна саен диярлек мохтаҗларны ит белән тәэмин итә. Күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ялгыз өлкән кешеләр һәм инвалидлар үзләренең  милли һәм дини яктан аерымлыкларына карамастан корбан итләрен кабул итеп алалар.

“Зәкят” хәйрия фонды түбәндәге адреста урнашкан: Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27.

Элемтә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана