Чаллыда мәдрәсә төзелә

27 сентябрь 2018 ел 14:39
Чаллыда мәдрәсә төзелә

Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчете каршында курслар оештырып, ислам дине нигезләре, гарәп каллиграфиясе һәм Коръәнгә өйрәтү ниятеннән уку корпусы төзелешенә керештеләр. Ике катлы мәдрәсә бинасы проекты узган елны ук әзерләнә, ә 2018 елның сентябрендә төзелеш эшләренә керештеләр. Хәзерге вакытта казу эшләре башкарылды һәм нигезнең бер өлеше салынды. Быел нуленче кат төзелешен башкару көтелә. Барлык төзелеш эшләре иганәчеләр хисабына алып барыла. Мәдрәсә проекты 10-15 кешелек 8 бүлмәгә исәпләнгән.

Чаллы мөхтәсибәте Татарстанда иң зур мөхтәсибәтләрдән санала. Хәзерге вакытта биредә 14 мәчет, 1 мәдрәсә һәм “Хәзинә” балалар клубы эшли. Моннан тыш, мөселманнар өчен “Мәрхәмәтле ярдәм” таныштыру үзәге һәм “Ихсан” хәйрия фонды бар, алар ятимнәр, күп балалы һәм аз керемле кешеләргә актив социаль ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук “Хәләл үзәк” сәүдә-күргәзмә комплексы эшли һәм корбан чалу өчен махсус урын бар. Мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен татар милли көрәше буенча мөселман яшьләре арасында Берләштерелгән республикакүләм ачык турниры һәм кул көрәше уза.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Әгәр берәү вафат булса, аның гамәл дәфтәре ябыла. Аңа фәкать өч нәрсәдән савап килеп торачак: садакаи җариядән, файдалы гыйлемнән, игелекле баладан», – дигән. (Садакаи җария ул – башка хәдисләрдә аңлатылганча, төзелгән мәчет, мәдрәсә һ.б.) Аллаһы барчаларыбызга да шушы саваплы эштә катнашырга насыйп итсә иде.

Теләгән кешеләр “Нур-Ихлас” мәчете мәдрәсәсе төзешенә түбәндәге счет аша яки мәчеткә килеп акчалата булыша алалар. Шулай ук башка төрле ярдәм дә (төзелеш эшендә булышу) кабул ителә.

Реквизитлар: Местная мусульманская религиозная организация — приход мечети ”Нур-Ихлас” Набережночелнинского мухтасибата Централизованной религиозной организации Духовного управления мусульман – РТ 423826, РТ, г.Наб. Челны, пр-т Чулман 108/5 (48/09), тел./факс (8552) 56-65-99, ИНН/КПП 1650033870/165001001, ОГРН 1021600017845, р/счет 40703810300020000044 в ООО "Камком6анк”, г.Наб. Челны, БИК 049240785, к/счет 30101810600000000785.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул итсен!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана