Камил хәзрәт “Болгар радиосы"нда сорауларга җавап бирде

28 сентябрь 2018 ел 10:13
Камил хәзрәт “Болгар радиосы"нда сорауларга җавап бирде

Изге җомга кичендә Татарстан мөфтие “Болгар” радиосының “Хак дин” тапшыруында катнашты. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин турыдан-туры эфирда тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде.

Әлеге радиотапшыруда Камил хәзрәт беренче тапкыр катнашты. Эфирда ул үзенең мөфти вазифасының җаваплы булуы турында белгертте, хәтта үзенең кызыксынулары, нинди спорт төрләре белән мавыгулары турында да бик теләп аралашты. Аерым алганда, эфир киңлекләре аша Татарстан мөселманнарының рухи җитәкчесе гыйлем үзләштерүнең әһәмияте, татар дин галимнәренең ислам дөньясында тоткан урыны турында сөйләде. Моннан тыш, үз чыгышында ул Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәдморад Рәмзи, Габдрахман Карабаши кебек дин эшлеклеләренең дөнья күләмендә тиңе булмаган хезмәтләр язып калдырып, хәзерге көндә дә ислам дөньясында бик теләп файдаланылуына басым ясады. “Алай гына да түгел, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи хәтта Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә менә Габдерәшит Ибраһимов Япониядә беренче мәчет салдырган”, – диде ул. Шулай ук: “Хәзерге көндә республикабызда дини белем алу өчен бар мөмкинлекләр бар. Табиб, инженер кебек һөнәр ияләре үз хезмәтләрен яхшы белү өчен тирән гыйлем үзләштергән кебек, дин әһелләре дә Коръән гыйлемен, гарәп телен яхшы белергә тиешләр. Гыйлем үзләштергән кеше Аллаһыга якынрак һәм Аның каршында сөеклерәк була”, – дип өстәде. Эфир киңлеге аша Камил хәзрәткә мәгариф өлкәсенә караган сораулар килеп иреште: мисал өчен, бер укучы Арчада “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең филиалын ачып булмас микән дип кызыксынды. “Зур тарихка ия “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе берәү генә. Белгәнебезчә, мәчетләр каршында дини курслар эшләп килә, шуларга мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук, һөнәри белем бирүче мәдрәсәләргә читтән торып укырга керергә мөмкин. Рәхим итегез”, – диде Камил хәзрәт. Чаллыдан мөфти игътибарына иҗтимагый эчтәлекле сорау да килеп иреште: Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе” бинасына истәлек тактасы кую мөмкинлеген каравын сорадылар, әлеге мәдрәсә ачылганда “Тәнзилә” исемен йөртүен искәрттеләр.

Татар халкының революциягә кадәрге мирасы – киң колачлы: иске имляда 30 меңнән артык китап, вакытлы матбугат дөнья күргән. “Бөтен кеше дә гарәп телен гарәпчә китапларны аңлап укырлык дәрәҗәдә өйрәнә алмаска мөмкин. Әмма татар телен белүчеләргә иске имляда язылган татар китапларын укырга өйрәнү берни тормый, бары теләк кенә кирәк. Борынгы тәфсирләребез күп, иске сүзләр, гыйбарәләр онытылмасын өчен тырышлык куярга тиешбез. Мисал өчен, “мәгънәви тәрәккыять кылу” нәрсәне аңлата? Без мондый төшенчәләрне яшь буынга аңлатып бирә белергә тиеш”, – диде Камил хәзрәт һәм кабат туган телдә сөйләшергә, аны өйрәнергә өндәде. 

Моннан тыш, мөфти үзенең хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре, уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Гарәфәдә күп догалар укыдык. Милләтебез өчен дога сорадык”, – диде. Тапшыру да изге җомга көнендә дога белән төгәлләнде: эфир аша Коръән аятьләре укып дога кылынды.

Эфирны алып баручы Фаил Гыймадов радиотыңлаучыларның мөфтигә булган рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә тапшыруда катнашырга чакырып калды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана