Яр Чаллы имамнары җыелышы узды

28 сентябрь 2018 ел 14:50
Яр Чаллы имамнары җыелышы узды

27 сентябрь көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә мәчет имамнарының чираттагы җыелышы үтте. Аның беренче өлешендә “Экстремизмга – юк” айлыгы кысаларында мәчетләрдә башкарылган эш нәтиҗәләре белән танышу булды. Хәзрәтләрнең күп кенә сорауларына экстремизмга каршы көрәш бүлеге башлыгы Исмәгыйлев Илдар Таһир улы җавап бирде.

Утырышның икенче өлеше мәчет каршындагы укуларга һәм мөселман яшьләре белән эшләүгә багышланды. Имамнар алдагы елга уку программасы белән таныштылар, узган елларда булган укыту тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Җыелыш ахырында һәр мәчеткә “Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрендә намаз Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укыла” һәм “Намаз залына яланаяк керү тыела” дигән язулы рамкалар таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана