Гошер көнендә тонналаган яшелчәләр җыелып мохтаҗларга таратылып бара

01 октябрь 2018 ел 11:34
Гошер көнендә тонналаган яшелчәләр җыелып мохтаҗларга таратылып бара

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан үткән шимбә көне Татарстан Республикасында Гошер көне итеп игълан ителде. Ял көннәрендә бу уңайдан зур чаралар үткәрелде. Барлык мөхтәсибәтләрдә гошер сәдакасы җыю оештырылды һәм халыкның мохтаҗ катламы – гарип-горабәләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, картлар йортлары, мәдрәсә шәкертләре азык-төлек белән тәэмин ителде. Гошер сәдакасы җыю буенча төп җаваплылык республикабыз районнарындагы үзәк мәчетләргә йөкләнде.

Мисал өчен, Татарстанның Теләче районы мөхтәсибәтендә шушы көннәрдә 42 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелган. Халык бәрәңге, кишер, суган, чөгендер кебек яшелчәләр килеп тапшырды. Азык-төлектән РИИ, “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Госмания” мәктәбенә өлеш чыгарылды. 

Шактый активлыкны мөселман кардәшләр Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә дә күрсәткән. Гошер сәдакасы җыю кысаларында Бөгелмә мөхтәсибәте күркәм чара оештырды: Өлкәннәр көне уңаеннан, ветераннарны җыеп, көзге муллык белән сыйладылар, мохтаҗларга тараттылар. Гошер җыю көннәрендә Карабаш бистәсендә фермерлар ун тоннага якын кәбестәне гошер итеп бирделәр һәм әлеге уңыш Әлмәт мәдрәсәсенә һәм Ютазыдагы “Фәнис” мәдрәсәсенә тапшырылачак.

Югары Ослан районы Нурвахит, Татар Макылы, Введена авыллары мәхәлләләре, гошер сәдакасын җыеп, картлар йортына илтеп тапшырды. Башка авыллардан җыйган гошерләр Казан мәдрәсәләренә, Коръән өйрәнү үзәгенә тапшырылачак.

Буа районында да имамнар гошер җыю буенча зур эш алып барганнар: көндез эштә булучылар яшелчәләрне капка төбенә чыгарып куйганнар, ә яшьләр шуннан төяп алып китеп мәдрәсәгә китергәннәр. Мәдрәсәгә шулай ук Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан да яшелчәләр китергәннәр.

Гошер җыю эшләрендә шулай ук Балык бистәсе, Лениногорск мөхтәсибәтләре актив катнашты.

Гошер җыю Татарстан буенча 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана