Татарстан мөфтие ТАСС агентлыгына эксклюзив интервью бирде

01 октябрь 2018 ел 14:54
Татарстан мөфтие ТАСС агентлыгына эксклюзив интервью бирде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең мәгълүмат агентлыгы ТАССка эксклюзив интервью бирде. ТАССның Казандагы махсус корреспонденты Рөстәм Кильсенбаевның сораулары Якын Көнчыгыштагы сәяси вәзгыятькә, Россия мөселманнарының ислам дөньясындагы урыны һәм роленә, Россиядә ислам фәне һәм мәгарифе үсешенә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төбәк һәм чит ил социаль һәм дәүләт институтлары белән багланышларына, шулай ук, татар телен саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә кагылышлы булды.

Камил хәзрәт Россия җәмгыятен тәрбияләүдә исламның бүгенге урыны турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта альтернатив милли идея булып дин хезмәт итә: “ Дин дәүләттән аерылган булса да, ул безнең җәмгыятебез өлеше булып тора”. Ул шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Россиядән читтә ислам үсеше мәсьәләләрендә тәҗрибәле эксперт буларак кабул ителүе БМОның Икътисади һәм социаль советында каршында консультатив статус алуын ассызыклады. Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнёрлар белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә алмашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары. Шулардан чыгып, Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Страсбургта Европа Советы һәм Варшавада ОБСЕ эшендә катнаша, шулай ук киләчәктә вакыф һәм дөньяның әйдәп баручы университетлары белән хезмәттәшлек алып бару өчен Ислам Банкы Үсеше белән элемтәләр җайга салынган.

“БМО статусын алу – ул безнең өчен зур дәрәҗә һәм мөфтиятне генә югары бәяләү дигән сүз түгел: гомумән Татарстанны да – чөнки биредә тотрыклылык, конфессияләр һәм милләтләр арасында уңай мөнәсәбәтләр саклана. БМО каршындагы махсус консультатив статус безгә рәсми белдерүләр ясау, аның структуралары белән турыдан-туры эшәләү, Россия мөселманнары исеменнән эксперт сыйфатында чыгыш ясау мөмкинлеген бирә. Шулай ук БМО вәкилләре хәзер Россия мөселманнары берләшмәләре мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итә алалар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте – Россиядә шундый статуска ия булган бердәнбер мөселман оешмасы”, – диде мөфти хәзрәт һәм әлеге статус Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Россия исламын Европада стереотипларсыз күркәм сыйфатта тәкъдим итәргә ярдәм итәчәк.

Сорауларның бер өлеше Болгар ислам академиясенә кагылды. Мөфти академиядә татар рухи мирасын өйрәнү буенча бурычларны хәл итү барышы турында сөйләде һәм мисалга чит ил мөселман галимнәренең исемнәрен китерде: алар Болгар ислам академиясе студентлары буларак татар дин галимнәренең хезмәтләре белән кызыксыналар һәм аларны тирәнтен өйрәнүгә керешергә планлаштыралар. Моннан тыш, ул татар галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән китапларын рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү һәм бастыру мәсьәләсен кузгатты.

Татар телен саклау темасы буенча хәзрәт татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар турында сөйләде: алар Татарстанда бүген башлана, һәм янәдән җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару мәсьәләсенә тукталды: “Өлкәннәр көнендә искә төшереп үтәсем килә: үз көчләре белән иминлек һәм тыныч күк йөзе өчен тир түккән абый-апалар изге көндә мәчеттә үз туган телләрендә сөйләм ишетергә тулы хокукка ия. Алар шуңа булса да лаек түгелме? Әгәр мәчеткә йөрүчеләр арасында бер генә булса да өлкән кеше бар икән – без хөрмәт күрсәтергә һәм туган телләрендә аралашырга тиешбез!”

Россия мөфтиятләрен берләштерүгә карата Камил хәзрәт үз карашын җиткерде: “Аларны бер оешма итеп берләштерүдә бүген максатка ярашлы итеп күрмим. Рухи бердәмлек күпкә мөһимрәк. Максатлар һәм фикерләр бердәм булырга тиеш. Ә гади мөселманнар өчен баш мөфти итеп кемне сайлаулары бер караганда бернинди дә мәгънәгә ия түгел: ул идарә итү мәсьәләсе һәм халык өчен икенче дәрәҗәдәге мәсьәлә. Шунысын аңларга кирәк: барысы да беркайчан да бертөсле булмаячак. Әлеге “аерымлыклар” арасындагы бәйләнешләрне табарга кирәк. Без барыбыз да – бер-беребезгә кардәшләр”.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана