Галиев мәчетендә ислам турында ачык лекцияләр башланды

02 октябрь 2018 ел 09:48
Галиев мәчетендә ислам турында ачык лекцияләр башланды

Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре буенча ачык лекцияләр циклы башланды. Ни өчен хәнәфи мәзһәбе буенча гамәл кылу һәм аны саклау мөһим, исламда тарихи-мәдәни мирасның роле нинди – әлеге һәм башка сорауларга танылган белгечләр: галимнәр, остазлар, имамнар, дин эшлеклеләре җавап бирәчәк.

1 октябрь көнне лекцияләр циклын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин ачып җибәрде. Ястү намазыннан соң ул хәдис гыйлеме буенча дәрес үткәрде. Лекцияне тыңларга утызлап яшь мөселман килде.

Үзенең дәресендә Зөлфәт хәзрәт сәдаканың мәгънәсен ачты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр мисалында ул үзеңнең финанс торышыңнан чыгып сәдака бирүне аңлатты. “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә сәдака бирүнең башка юлларын да күрсәткән. Тәсбих кылу – сәдака, изге эшкә чакыру һәм яманлыктан тыю – сәдака; гаиләңә күркәм мөнәсәбәттә булу – шулай ук сәдака”, – дип билгеләп узды Зөлфәт хәзрәт.

Хәзрәт шулай ук яшьләргә үз араларыннан дуслар сайлау буенча киңәшләрен бирде, чөнки алар яшәү рәвешенә зур йогынты ясый. “Сәхабәләр бер-берсе белән изге гамәлләр кылуда ярышканнар. Шундый әйтем бар: синең дустың үзеңә караганда да яхшырак булырга тиеш. Әгәр син дустыңның күп изге гамәлләр кылганын күрсәң, синдә стимул булачак: аның белән тигез яки аннан да яхшырак булырга. Үзегезне аска өстерәүче дусларны сайламагыз”, – дип ассызыклады Зөлфәт хәзрәт.

Хәдис гыйлеме буенча дәресләр һәр дүшәмбе ястү намазыннан соң узачак.

Һәр сишәмбедә исламның актуаль темалары буенча лекцияләр, вәгазьләр укылачак.

Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһен алып барачак.

Пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк.

Рәхим итегез!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана