Камил хәзрәт Сәмигуллин Абу-Даби мөфтие белән очрашты

03 октябрь 2018 ел 13:44
Камил хәзрәт Сәмигуллин Абу-Даби мөфтие белән очрашты

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Абу-Дабидан килгән хәнәфиләр мөфтие – шәех Мөхәммәд Әслам булды. Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин аны үзенең резиденциясендә кабул итте. Очрашуда Голәмәләр шурасының баш сәркатибе Рөстәм Нургалиев та катнашты. Әңгәмә барышында мөфтиләр үзара багланышлар һәм хезмәттәшлек турында фикер алышты. Очрашуда ислам мәгарифе үсеше темасы да күтәрелде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: шәех Әсламны татар дин галимнәре мирасы һәм Болгар ислам академиясе эшчәнлеге кызыксындыра. Чит ил кунагы Камил хәзрәт Сәмигуллинга очрашу истәлеге итеп үзенең китабын – ятлау уңайлы булсын өчен шигъри формада язылган Нәсәфи гакыйдәсен бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана