3 октябрь – Халыкара ДЦП көне

03 октябрь 2018 ел 15:12
3 октябрь – Халыкара ДЦП көне

Ел саен октябрь аеның беренче чәршәмбесендә Халыкара балалар церебраль параличы көне билгеләп үтелә. Быел ул 3 октябрьгә, ягъни бүгенгә, туры килде. Бу көн ДЦПлы кешеләрнең тормышларын яхшыга үзгәртергә чакыра.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да әлеге датаны игътибарсыз калдыра алмады. Халыкара ДЦП көне уңаеннан фонд белгечләре оешмаларны, учреждениеләрне хезмәттәшлеккә чакыра һәм ДЦП белән көрәшүче, шулай ук Даун синдромы һәм аутизм белән авыручы балаларны дәвалауга акча җыю өчен каралган махсус бокслар урнаштырырга тәкъдим итә. Бу максатларда барлыгы 20 шундый бокс әзерләнгән.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сездә бу хәйрия проектында катнашу теләге туса, дирекция белән килешү нигезендә, әлеге боксларны кафеларда, кибетләрдә һәм кешеләр күпләп йөри торган башка урыннарда урнаштыру эшендә катнаша аласыз! Акча җыю боксларын «Зәкят» хәйрия фондыннан (Казан шәһәре, Лобачевский урамы,  6/27 һәм Тукай урамы, 3) килеп алырга мөмкин. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Хәзерге вакытта бөтен дөньяда 17 миллионга якын кеше балалар церебраль параличыннан интегә. Әлеге авыру балалар инвалидлыгына китерә. Шул ук вакытта ДЦПдан бернинди дару юк.

2017 елда «Зәкят» хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән ДЦП диагнозы белән көрәшүче 57 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. Бу елның 9 аенда аларның саны 60тан артты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана