Халыкара ДЦП көне: бу диагноз белән көрәшүче Даниска ярдәм кулы сузыйк

03 октябрь 2018 ел 15:17
Халыкара ДЦП көне: бу диагноз белән көрәшүче Даниска ярдәм кулы сузыйк

Бүген Халыкара балалар церебраль параличы көне билгеләп үтелә. Бу көн ДЦП белән яшәүчеләрнең тормышларын аз гына булса да яхшыга үзгәртүне максат итеп куя. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларны, шул исәптән, ДЦП белән авыручы сабыйларны дәвалау буенча эш алып бара. Шушы көннәрдә фонд «Без синең белән!» хәйрия акциясе кысаларында ДЦП белән көрәшүче Данис Чупашевка тернәкләнү өчен акча җыю игълан итте.

Данис җитлекмичә – нибары 26 атналык булып туа. Туганда нарасыйга пневмония һәм ишемия диагнозы куела. Бер айлык чагында ук сабыйның күзләренә беренче операция ясала. Шулай да, 40 көн эчендә ул хәл җыя һәм әнисе белән аларны өйләренә озаталар. Шунда гына Люзия ханым сабыенда ДЦПның беренче билгеләрен күреп ала. Әмма табиблар бала үсешендәге тоткарлыкларны җитлекмичә тууга бәйләп аңлата. Бернинди каршылыклар булмаганлыктан, балага АКДС прививкасы ясала. Шуннан соң Данисның хәлләре тагын да авыраеп китә. Нәтиҗәдә, 10 айлык чагында аңа ДЦП диагнозы куялар. Сабый йөри алмый. Шул ук вакытта Данис – бик акыллы малай, аның акыл сәләте сакланган. Ул саный белә, шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Неврологлар аякка басу өчен малайның бөтен шанслары бар дип ышандыра. Үҗәтлеге, әти-әнисенең һәм табибларның тырышлыгы белән Данис тотынып утырырга, корсагында шуышып үрмәләргә өйрәнгән. Әмма күнекмәләрне ныгыту өчен даимилек кирәк. Чупашевлар гаиләсенә улларын дәвалауның чираттагы курсы өчен 60 000 сум акча таләп ителә. Күпбалалы гаилә өчен – бу шактый зур сумма.

Сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дисәк тә, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Безнең өчен аз булып тоелган сумма да авыру балалар тәрбияләгән гаилә өчен зур ярдәм була ала.

ДЦП авыруын тулысынча дәвалап булмаса да, баланы үз аягында йөрерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була. Данисны да ничек тә утырырга, йөрергә өйрәтәсе, аякка бастырасы иде.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр дә сезнең игелек кыласыгыз һәм Даниска авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына (50 сум) САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана