Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне белән котлавы

05 октябрь 2018 ел 11:15
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар! Кадерле мөгаллимнәр, остазлар!

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән тәбриклим!

Кайсы гына чорны алсак та, укытучылар иң зур хөрмәткә лаек кешеләр булган. Хәнәфи мәзһәбен нигезләүче мәшһүр Әбу Хәнифә үз мөгаллимен шулкадәр хөрмәтләгән ки, хәтта йокларга яткач аякларын аның өенә таба сузып ятмаган һәм һәр кич аңа дога кылган. Укытучыларга Аллаһы Тәгалә һәм җәмгыять каршында зур җаваплылык йөкләнгән – алар үз укучыларына дөрес белем бирергә һәм үсеп килүче буынны лаеклы итеп тәрбияләргә тиешләр. Ислам динендә белем бирү – кешене Аллаһыга якынайтучы гамәл ул, чөнки остаз үзеннән соң укучыларына бәһасез интеллектуаль һәм рухи мирас калдыра. Шуңа күрә дә безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Галим дәрәҗәсе гыйбадәт кылучыныкыннан шуның кадәрле өстен ки, Минем һәм сезнең арадан иң лаексыз кеше арасындагы аерма кебек. Кешеләрне яхшылыкка чакыручыларга Аллаһының рәхмәте ява, һәм аңа фәрештәләр, күк һәм җир әһелләре, хәтта кырмыска оясындагы кырмыскалар да дога кыла”.

Хөрмәтле укытучылар! Аллаһы Тәгалә сезне, белем ияләре буларак, бөекләде. Гыйлемегезне яхшылык һәм намус белән ирештерсәгез иде. Аллаһ бу авыр һәм игелекле юлыгызда сезгә Үзенең рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана