Нәзарәттә татар теле курсларында белем бирүче мөгаллимнәр җыелды

05 октябрь 2018 ел 11:32
Нәзарәттә татар теле курсларында белем бирүче мөгаллимнәр җыелды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар теле курсларында белем бирүче мөгаллимнәрнең оештыру җыелышы узды. Очрашуда дәреслекләр тарату, дәрес тәртибе, тел өйрәнүчеләрне җәлеп итү юллары, белемнәрне тикшерү һәм сертификатлар тапшыру – әлеге һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышу үтте. Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары башланды.

Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бушлай оештырылды. Узган уку елыннан аермалы буларак, быел дәресләр алты ай дәвамында октябрь-апрельдә узачак.

Татар теле мөгаллимнәре белән җыелышны нәзарәтнең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар хәзрәт Карибуллин уздырды. Ул беренче чиратта мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән тәбрикләде. Айдар хәзрәт әлеге курсларның мәчеткә йөрүчеләр өчен оештырылуын әйтте. Быел курсларга биш йөздән артык кеше язылган. Дәресләр республикабызның 20 мәчетендә уза: Казанның «Тынычлык», «Ризван», «Гаилә», «Ярдәм», «Әниләр» мәчетләрендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә. Дәресләр атнасына ике тапкыр оештырыла. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып бара. Укыту процессында «Хозур» нәшрияты тарафыннан кабаттан тулыландырылып «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеге бастырылды. Дәресләрне уздыру вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнә. Теләүчеләр өчен ислам дине нигезләре, татар тарихы белән танышу мөмкинлеген дә оештыру күздә тотыла.

Айдар Карибуллин киләчәктә татар теле дәресләрен дәвам итеп өйрәнүчеләр өчен дә аерым дәреслек әзерләнүе турында әйтте. Шулай ук дәресләрне алып бару өчен укытучыларга презентацион материаллар да бирелә. Курслар узу турында игъланны радио-телевидение, вакытлы матбугат аша җиткерү хуплана. Шулай ук җәйге дини курсларга йөрүче балаларны җәлеп итәргә мөмкин. Җыелышта укытучылар: “Безгә хәтта башка оешмалардан лагерьлар оештыру буенча тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр бар. Тел укытуда да сынатмабыз”, – дип белдерделәр. Җыелышны йомгаклап, Айдар хәзрәт: “Бездән – оештыру, сездән – тырышлык”, – диде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана