7 октябрьдә Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак

05 октябрь 2018 ел 13:09
7 октябрьдә Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак

7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Очрашуда VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары – барлыгы 200ләп кеше катнашыр дип көтелә. Алар Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм планнары белән танышачак. Моннан тыш, иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла. Очрашу Казандагы "Милләт йорты"нда (Нариманов урамы, 62нче йорт) 13.00дә башлана.

Мөфти белән очрашуга кадәр яшьләр өчен спорт һәм интеллектуаль чара оештырылачак. Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башлана. Катнашучыларны интереактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә.

Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://goo.gl/forms/RiNz4bAzY1dAnuyy1

ММЧ аккредитациясе өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана