Кукмарада хаҗилар очрашуы узды

05 октябрь 2018 ел 11:23
Кукмарада хаҗилар очрашуы узды

Кукмараның Үзәк мәчетендә хаҗилар белән очрашу уздырылды. Чарада «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, аның урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, әлеге район хаҗилары, шулай ук хаҗ кылу теләкләре булган мөселманнар катнашты. Очрашу барышында Рәдиф хәзрәт хаҗның әһәмияте турында вәгазь сөйләде һәм узган елгы хаҗ вакыйгаларын искә алды. Ранис хәзрәт Вахитов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Хаҗилар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел Кукмара районы мөселманнары мөхтәсиб Рәдиф хәзрәт җитәкчелендәге тулы бер төркем булып хаҗ кылды.

Мондый очрашуларның төп максаты – хаҗиларны берләштерү, хаҗ кылырга ниятләгән мөселманнарга мәгълүмат ирештерү, хаҗилар белән элемтә урнаштыру.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана