Мөселман белем бирү өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр Укытучы көнен билгеләп үтә

05 октябрь 2018 ел 14:03
Мөселман белем бирү өлкәсендә эшләүче мөгаллимнәр Укытучы көнен билгеләп үтә

Бүген – Укытучылар көне. Бу көнне һөнәри бәйрәмнәрен мәктәп, ссуз һәм вуз укытучылары гына түгел, мөселман белем бирү оешмаларында һәм мәчет каршындагы курсларда хезмәт куючы мөгаллимнәр дә билгеләп үтә. Татарстанда соңгыларының саны – ике меңгә якын.

Хәзерге көндә республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли. Биредә квалификацияле 240 мөгаллим эшли. Шуларның 70е – фән кандидантлары һәм докторлары. Моннан тыш, мәчетләр каршындагы курсларда  дөньяви һәм дини белемгә ия 1500 мөгаллим ислам нигезләре буенча тәрбия бирә.

Бүген Татарстанда өч баскычлы дини белем бирү системасы гамәлгә ашырыла: мәчетләр каршындагы курслар (башлангыч) – мәдрәсә (урта) – институт-академия (югары). Барлык һөнәри дини уку йортлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара. Мәдрәсәләр һәм мәчетләр каршындагы курслар мөгаллимнәренең профессиональ тәҗрибәләрен арттыру һәм квалификацияләрен үстерү максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте квалификацияне күтәрү курслары һәм аттестация оештыра. 2012 елдан Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Әлеге чара ислам уку йортларында мәгариф өлкәсенә караган проблемаларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана