Чистай аксакаллары шәһәр картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән аралышып кайтты

05 октябрь 2018 ел 08:09
Чистай аксакаллары шәһәр картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән аралышып кайтты

Татарстанда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан кичә Чистай шәһәре аксакаллары район мөхтәсибәте исеменнән Чистайдагы «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортына барып, анда тәрбияләнүчеләр белән очрашып кайтты. Аксакаллар өлкән буын вәкилләрен узган бәйрәм белән котлап, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде, чәй янына тәм-томнар һәм башка күчтәнәчләр тапшырды. Күчтәнәчләр спонсорлар тарафыннан күрсәтелгән матди ярдәмгә алынды. Очрашуда өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүнең мөселманнар өчен изге бурыч икәнлеге искәртелде. Кунаклар өлкәннәрнең хәлләрен белеште, алар белән төрле темаларга аралашты. Әби-бабайлар, үз чиратында, үткән тормышлары турында хатирә уртаклашты.

Хәзерге вакытта «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында барлыгы 140лап кеше тәрбияләнә. Шунысын билгеләп узарга кирәк: аксакалларның картлар йортына тәүге баруы түгел. Киләчәктә аена бер тапкыр биредә тәрбияләнүче мөселманнарга бу дөньяның бәясе, тормыш сынауларын узу һәм башка темаларга вәгазьләр сөйләү, догалар кылып кайту планлаштыра. Кичә җитәкчелек белән бу хакта сөйләшү булды.

Очрашу ахырында әби-бабайлар аксакалларга котлаулары һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерде.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана