Камил хәзрәт: «Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлап булмый»

07 октябрь 2018 ел 16:24
Камил хәзрәт: «Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлап булмый»

Бүген Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Чарада VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашты. Катнашучылар арасында яшь мөселман гаиләләре дә бар иде.

Очрашу алдыннан яшьләргә кызыклы квест оештырылды. Ул Кол Шәриф мәчетендә башланып китте. Иртән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең cоциаль үсеш бүлеге белгечләре катнашучыларны 10 төркемгә бүлде һәм аларга квестны узу өчен маршрут карталары тапшырды. Төркемнәр Казан үзәгенең төрле почмакларында билгеләнгән 6 станцияне узды. Һәр станциядә егетләр һәм кызлар табышмак язылган конверт һәм икенче ноктаның кайда урнашуы турында мәгълүмат белән ярдәмлек тапты. Соңгы станция Галиев мәчете булды.  Биредә барлык төркемнәр җыелып, бергәләп хәзинә салынган сандыкны эзләде. Квестны узу барышында җыелган барлык әйберләр яшьләргә сандыкның кайда урнашуын билгеләргә ярдәм итте. Нәтиҗәдә алар ачкыч белән бина ишеген  ачып, сандыкны алып чыкты. Анда Изге Коръән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле бүләкләре салынган иде - алар катнашучыларга таратылды.

Квестны узганнан соң, яшьләр җәмәгать намазы укыды һәм Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга юнәлде. «Милләт йорты»нда узган әлеге очрашу Коръән аятьләре укудан башланды.

Камил хәзрәт яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны динебезне ныграк өйрәнергә һәм адашкан кешеләрнең ялгыш фикерләренә ышанмаска чакырды.

«Хәзерге вакытта Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәткә каршы килгән фикеләр әйтүче кешеләр барлыкка килде. Мәсәлән, Коръәндә биш вакыт намаз турында берни дә әйтелмәгән дигән сүзләр йөри. Дәлил «Таха» сүрәсенең 130нчы аятендә урын алган. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.». Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намаз вакытлары турында күркәм итеп аңлата », – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Моннан тыш, яшьләр мөфтигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, аларны кредитлау мәcьәләсе кызыксындырды: Коръәндә тыюлуга карамастан, хәзерге җиңел булмаган чорда исламда процентлы кредит рөхсәт ителәме?

«Без Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлый алмыйбыз, гәрчә башка чорда яшәсәк тә, – дип тәгаенләде Камил хәзрәт. – Акча эшләүнең рөхсәт ителгән бик күп юллары бар. Әмма эш шунда ки: күп кешеләрнең эшлисе килми, нәтиҗәдә алар үзләренә аклану һәм җиңел юллар эзли башлый». Шулай ук яшьләр инвестицияләр, фикхъ мәсьәләре һәм рөхсәт ителгән спорт төрләре турында кызыксынды.

Очрашу ахырында актив волонтерларны Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана