Мөселман яшьләре фикер алышу клубына әзерләнә

08 октябрь 2018 ел 14:26
Мөселман яшьләре фикер алышу клубына әзерләнә

11 октябрьдә мөселман яшьләре фикер алышу клубының 4 нче сезоны башланып китәчәк. Беренче очрашу “Дини һәм дөнья тормышы” темасына багышлана. Без XXI гасырда – технологияләр һәм коточкыч тиз тормыш ритмында яшибез. Телефоннарда утыру, киноларга йөрү, бургерлар, кофе, кичке очрашулар... Рөхсәт ителәме? Рөхсәт ителсә, ни рәвешле? Нинди тыюлар бар? Ничек кире кагарга? Иң мөһиме – ничек шәригать кануннарын бозмаска һәм динеңне югалтмаска? Әйтер сүзегез бармы? Ул чагында, фикер алышу клубы сезне көтә! Яшьләр өчен очрашу 11 октябрьдә 17.30 сәгатьтә Галиев мәчетендә башланачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында мөселман яшьләре актуаль сорауларга җавап эзли: үз өлкәләрендә танылу алган кешеләрдән киңәш ала, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана