Авыру балаларга ярдәм итү мәсьәләре темасына багышланган Мәскәү – Казан видеокүпере була

08 октябрь 2018 ел 15:20
Авыру балаларга ярдәм итү мәсьәләре темасына багышланган  Мәскәү – Казан видеокүпере була

10 октябрьдә 11.00дә  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Казан видеокүпере булачак. Очрашу конфессияләрнең балаларга ярдәм күрсәтүе һәм төрле диннәрнең бу юнәлештәге хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышлана.

Видеокүпердә Мәскәүдән Санкт-Петербург балалар хосписына нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Россия Җәмәгать палатасының хәйриячелек, гражданлык мәгърифәтчелеге һәм социаль җаваплылык мәсьәләләре буенча рәисе, протоиерей Александр Ткаченко, Казаннан – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнашачак.  

Бүген дини берләшмәләр социаль мәсьәләләрне хәл итүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Традицион конфессияләр катнашында булдырылган хәйрия оешмалары социаль процессларның актив катнашучысына әверелә, социаль хезмәт күрсәтү программаларын үстерә, приютлар оештыра, хоспислар төзи. Дини оешмаларга хәйрия проектлары нигә кирәк? Алар нинди максаттан гамәлгә  ашырыла? Төрле дин вәкилләре социаль мәсьәләләрне чишү юнәлешендә хезмәттәшлек итә аламы? Дини оешмаларның, медицина һәм социаль учреждениеләрнең уртак программаларына карата «социаль партнерлык» терминын кулланып буламы? Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узачак әлеге видеокүпер барышында бу һәм башка сорауларга җавап бирәчәкләр.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана