Китаплар яратучы Исламга сәламәт балачак бүләк итик

10 октябрь 2018 ел 14:37
Китаплар яратучы Исламга сәламәт балачак бүләк итик

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция тернәкләнүгә мохтаҗ авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла.

Узган атнада 4 яшьлек Данис Чупашевка тернәкләнү өчен акча җыю игълан ителгән иде. Сабыйда – ДЦП. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бер атна эчендә әлеге сумма җыелып бете һәм Данис тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Бүген исә шул ук акция кысаларында ДЦП диагнозы белән көрәшүче тагын бер батыр егет – Ислам Сәләховны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Аңа 6 яшь. Исламның әнисе Динә ханым йөклелек чорын яхшы кичерсә дә, сабый авырлык белән дөньяга килә. Бала карында үлгән ахры дип, табиблар Динә ханыма ашыгыч рәвештә Кесарев кисеме ясый. Исламны туу белән реанимациягә, аннары яңа туган балалар патологиясе бүлегенә озаталар – туганда нарасыйның баш миенә зыян килгән булуы ачыклана. Шулай да, 3 атнадан соң, аларны хастаханәдән чыгаралар. Өйгә кайткач, әни кеше баласының тулысынча сәламәт түгеллеген аңлый. Әмма табиблар диагноз куярга ашыкмый, бала үсешендәге тоткарлыкларны туганда кичерелгән авырлыкларга бәйләп аңлата. Әмма вакыт узу белән, Исламның хәле катлаулана гына. Нәтиҗәдә 5 ай ярым вакытта табиблар, сабыйның киләчәген өметсез күреп, аңа ДЦП диагнозын куялар. Бүген Ислам йөри дә, сөйләшә дә алмый. Шунысы сөендерә – бала акылга зәгыйфь түгел. Ислам – бик тәртипле, тәрбияле егет. Гел балкып, елмаеп тора. Сөйләшә белмәсә дә, авазлар ярдәмендә нәрсә әйтергә  теләгәнен аңлата белә. Мәгълүматны бик тиз отып ала. Китаплар ярата. Күптән түгел күренекле америка врач-физиотерапевты Глен Доман методикасына таянып, рәсемнәр төшерелгән һәм сүзләр язылган махсус карточкалар ярдәмендә сүзләрне танырга өйрәнгән. Исламның әнисе Динә ханым җилкәләрендә җаваплылык һәм мәшәкать, башка яшь аналарныкына караганда, дистәләгән мәртәбәгә күбрәктер, чөнки бүген ул бар булган вакытын, игътибарын, назын газиз нарасыена багышлый. Китаплардан, интернеттан төрледән-төрле методикаларны үзлектән өйрәнеп, шулар нигезендә Ислам белән көн дәвамында күнегүләр ясыйлар. Тернәкләнү курсларына да даими рәвештә йөртергә тырышалар. Алга китеш тә бар: хәзер Ислам үрмәләп һәм шуышып йөрергә өйрәнгән, башын яхшырак тота башлаган, ике калак сөяге арасында умыртка сөяге йомшару нәтиҗәсендә, кулларын хәрәкәтләндерергә өйрәнгән.  Хәзер Ислам әнисен кочаклый, үбә ала. Моннан тыш, күкрәк читлегенең күләме арту нәтиҗәсендә, Ислам тирән итеп сулыш ала белә. Бу, үз чиратында, киләчәктә бала сөйләшергә дә өйрәнер дигән өмет уята. Баланың буыннары да берникадәр ныгыган, шуңа күрә соңгы арада ул вертикализатор – ДЦП белән авыручы балалар өчен каралган махсус җайланма ярдәмендә басып тора башлаган. Табиблар дәвалануны туктатмаска куша. «Әгәр дә мондый темплар белән барсагыз, балагыз аякка басачак», – дип ышандыра алар. Әти-әнисе Исламның гадәти балалардан берни белән дә аерылып тормавын, үз аякларында йөрүен тели, ләкин гаилә дәвалану чыгымнарын ялгыз гына күтәрә алмый. Ислам хәзер шундый яшьтә – тернәкләндерү һәм дәвалану иң яхшы нәтиҗәләр бирә торган чор. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Ислам да, башка сабыйлар кебек үк,  балачакның уколларсыз, ә иң мөһиме – авыртуларсыз да уза алуын тойсын иде! Бер тернәкләнү курсының бәясе – 79 мең сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласагыз һәм Исламга авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына (50 сум) SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана