Мөфти Татарстан Фәннәр академиясендә нәзарәтнең экстремизмга каршы башлангычлары турында сөйләде

10 октябрь 2018 ел 13:13
Мөфти Татарстан Фәннәр академиясендә нәзарәтнең экстремизмга каршы башлангычлары турында сөйләде

Бүген Татарстан мөфтие ТР Фәннәр Академиясендә «Экстремистик һәм террорчылык идеологиясенә иярүчеләрнең радикальләшүен булдырмый калу һәм социаль тормышка кайтуларын тәэмин итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән конференциянең пленар утырышында чыгыш ясады.

Камил хәзрәт Сәмигуллин экстремизмга көрәш алып бару буенча Татарстан мөфтиятенең күп еллар дәвамында алып барылган тәҗрибәсе – нәшрият, матбугат чаралары, «Хозур ТВ» каналыны эшчәнлеге һәм төрмәләрдә җәза үтүче кардәшләребез белән алып барылган уңай мисаллар турында сөйләде. “Без массакүләм мәгълүмат чаралары белән рухи-мәгълүмати кампания алып барабыз. Ислам турында дөрес булмаган мәгълүмат бирүгә көрәш максатыннан берничә медиапроектыбыз бар. Әлеге өлкәдә төп казаныш булып “Хозур ТВ” мөселман мөселман телеканалы проектын тормышка ашыруны саныйбыз. “Хозур ТВ” Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасында уңай бәяләнде. Моннан тыш, мөфтияттә башка массакүләм мәгълүмат чаралары да эшли: “Ислам тудей” федераль порталы, “Азан” радиосы, татар һәм рус телләрендә басма мәгълүмат чаралары. Аларның эшчәнлеген һәм матди, һәм идеологик яктан Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тәэмин итә. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә Татарстан Диния нәзарәтенең 11 тематик бите һәм төркеме эшли, аларга язылучыларның саны 1 миллион кешедән артып китә”.

Мөфти хәзрәт элекке тоткыннарның тормышка кайтуларын тәэмин итү, яшьләр арасында дини экстремизм мәсьәләләрен мәгълүмати яктан профилактика юлы белән дәвам иттерү, массакүләм мәгълүмат чаралары белән рухи-мәгълүмати кампания алып бару турында да әйтеп үтте.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Элекке тоткыннарның тормышка кайтып яши башлауларында ярдәм итү эшчәнлеге “Социаль реабилитация һәм адаптация” (АНО ЦРА) коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән бергәлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Узган елны төрмәләргә Нәзарәтнең  “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана