Мәскәү – Казан видеокүпере: «Татарстан мөфтияте 160тан артык авыру баланы дәвалауга ярдәм күрсәтте»

10 октябрь 2018 ел 13:55
Мәскәү – Казан видеокүпере: «Татарстан мөфтияте 160тан артык авыру баланы дәвалауга ярдәм күрсәтте»

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Казан видеокүпере уздырылды. Очрашу конфессияләрнең балаларга ярдәм күрсәтүе һәм төрле диннәрнең бу юнәлештәге хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланды.

Видеокүпердә Мәскәүдән Санкт-Петербург балалар хосписына нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Россия Җәмәгать палатасының хәйриячелек, гражданлык мәгърифәтчелеге һәм социаль җаваплылык мәсьәләләре буенча рәисе, протоиерей Александр Ткаченко, Казаннан – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнашты.

Айгөл Биктимерова билгеләп узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль-хәйрия эшчәнлеге, авыру сабыйларның милләтенә һәм диненә карамастан, башкарыла. Александр Ткаченко хәзерге вакытта дини оешмаларның социаль проблемаларны хәл итүдә роле зур булуын ассызыклады. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия эшчәнлегенә югары бәяләп: «Күптән түгел мин Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылдым. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мине ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге республикада гамәлгә ашырыла торган социаль проектларның саны мине таң калдырды», –  диде.

Очрашу барышында спикерлар дини берләшмәләрнең хәйрия эшчәнлеге һәм авыру балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча аларның хезмәттәшлеге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Татарстан мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе тәгаенләп узганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль эшчәнлеге «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарын колачлый. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә.  2016 елда «Зәкят» хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән төрле катлаулы диагнозлар белән көрәшүче 39 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. 2017 елда барлыгы 57 балага ярдәм күрсәтелде. Бу елның 9 аенда аларның саны 60тан артты. Сабыйларның күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Шунысын билгеләп узарга кирәк: фонд үзенең эшчәнлегендә фандрайзингның традицион юлларын да, инновацион коралларын да файдалана. Әйтик, 2017 елда фонд “Добро mail.ru” Россиякүләм хәйрия интернет-мәйданчыгында эшли башлады. Портал авыру балалар файдасына акча җәлеп итүне арттырырга мөмкинлек бирде.

«Бүген инвалид-балалар  гына түгел, аларның әти-әниләре дә социальләшүгә мохтаҗ. Шул максаттан нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Президент грантлары фонды ярдәме белән Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк проектын гамәлгә ашыра. Проект Татарстан өчен уникаль санала»,  – дип сөйләде Айгөл Биктимерова. Аның сүзләренчә, әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. 2017 елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр үзәк аша 100ләп бала үткән. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә күпсанлы тайпылышлары булган сабыйлар. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итә, шәхесләрен үстерә. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк Мәскәү журналистларында зур кызыксыну уятты. Айгөл ханым, үз чиратында, фондның быел да РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантына гариза җибәрүен искәртеп, әлеге проектның киләчәктә дә дәвам иттереләчәгенә өмет белдерде.  

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең авыру балаларны социальләштерү эше «Йөрәкле шәһәр» гаилә фестивале ярдәмендә дә башкарыла. Беренче тапкыр әлеге фестиваль 2017 елда Казанда уздырылды һәм хәзер ел саен үткәрелә. Фестивальнең быелгысы 2 сентябрьдә Казанның Урицкий паркында үтте. Чара «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан, «Игелекле Казан» проекты белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне  тулы тормышка тарту, алар  белән мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан, оештырылды.

Айгөл Биктимерова диннең авыруларга таяныч булуын, моны истә тотып, Казандагы Төбәкара клиник диагностика үзәге (МКДЦ),  Республика клиник хастаханәсе, Балалар республика клиник хастаханәсе һәм башкаланың 7нче шәһәр хастанәсендә намаз уку бүлмәләре эшләвен искәртеп узды. Биредә авырулар намаз һәм Коръән укый, вәгазьләр тыңлый һәм имамнар белән аралаша. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды  хезмәткәрләренең берничә ел дәвамында атна саен Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына йөрүе, бу очрашуларның сабыйларга һәм аларның әти-әниләренә яңа көч, этәргеч бирә.

Видеокүпер барышында хәйрия өлкәсендә мошенниклык, хәйрия фондларының ачыклыгы һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруга волонтерларны җәлеп итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Очрашу ахырында традицион конфессияләрнең дини оешмаларына халык арасында аңлату эшләре алып бару ярдәмендә  җәмгыятьтә хәйриячелек культурасын үстерү буенча зур эш башкарырга туры киләчәге турында әйтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана